tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Губернатор Ак мәчеткә килде
Губернатор Ак мәчеткә килде

Губернатор Ак мәчеткә килде

Әле табигатьтә март ае гына булса да, Ульяновск өлкәсендә инде июнь аенда узачак Ифтар мәҗлесе үткәрү эшләрен башладылар. Шунысы игътибарга лаек  аны   әзерләү һәм уздыру чараларын  быел өлкә губернаторы Сергей Морозов үзе җитәкләячәк. Бу хакта төбәк башлыгы Сембернең  Ак  мәчетендә узган татар җәмәгатьчелеге белән булган очрашуда хәбәр итте.

Узган ел әлеге мәчетне ачканда үзе катнаша алмаган губернатор, гыйбадәтханәне карап чыкканнан соң әнә шулай үз тәэсирләре белән уртаклашты. Бүгенге очрашуга шәһәрдә генә түгел, авыл-районнарда эшләүче татар милли хәрәкәт активистлары,  имамнар да чакырулы.

Соңгы вакытта мәктәпләрдә ана телен укытуда вәзгыть үзгәрү сәбәпле, хәзер мәчетләрдә имамнар  гарәп теле белән бергә татар телен дә өйрәтү мөмкинлекләрен  эзли.

Өлкә башлыгы белән булган очрашуда да сүз традицион ислам динен алып баручы мәчетләрдә укытуны җайга салу, анда яшьләрне тарту турында барды.Ни кызганыч, соңгы вакытта мәчетләр күпләп ачылса да, аларга  йөрүчеләр саны күпкә кимегән.

   Соңрак төбәк җитәкчесе белән очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Биредә сүз башлыча,  Рамазан аенда узачак Ифтар мәҗлесе хакында барды. “Татар халкы бик булдыклы, актив, тырыш халык. Бу Ифтар мәҗлесен оештыруда хөкүмәте булдыра алганча ярдәм күрсәтәчәк. Бергәләп мтур итеп бу чараны оештырырбыз”, диде өлкә губернаторы.

Узган ел әлеге изге аш мәҗлесен губернатор Ленин мемориалында уздыру турында әйткән иде. Анда бөтен теләгән халыкны да сыйдырып булмау сәбәпле, Сергей Морозов биш мең кеше сыйдырышлы яңа төзелгән спорт аренасын тәкъдим итте. Губернатор сөйләшү барышында ук үзе белән килгән хөкүмәт чиновникларына күрсәтмәләр бирде, һәртөрле вазыйфалар йөкләде.

           Билгеле, бу эшне мөфтият төбәк җитәкчелеге һәм татар эшмәкәрләре белән берлектә башкарып чыгарга ниятли. Өлкә күләмендә узачак быелгы Ифтар мәҗлесе 1 июньгә билгеләнде.

 

Рамис Сафин

 Ульяновск өлкәсеннән

  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*