tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының яңа саны дөнья күрде
“Халкым минем” газетасының яңа саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының яңа саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының 2016 елның гыйнвар саны дөнья күрде. Газета эчтәлек, бизәлеш ягыннан да югары дәрәҗәдә. Бу санда татар дөньясы, язмыш, тарих, фикер, мәшһүр татар хатын-кызлары, сәяхәтнамә һәм башка  рубрикаларда укучы өчен кызыклы бай материал тупланган. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында узган “Туган як бизәкләре” бәйрәменнән фоторепортаж бирелгән.

Балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” рубрикасында Алабуга каласының Балалар иҗат үзәгенә, “Яшь журналистлар” берләшмәсенә йөрүчеләрнең язмалары  урын алды.

Милләттәш рубрикасында Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рамилә Хәйдәр кызы Сафина турындагы язманы укый аласыз. Шулай ук бу санда Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова узып киткән 2015 ел татар театр тарихында нинди онытылмас эзләр калдыруы турында бәян итә, узган елга күзәтү, нәтиҗә ясый. Шәхес рубрикасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән әңгәмәне дә укып таныша аласыз.

Тышлыкны Татарстанның халык артисткасы,  Муса Җәлил премиясе лауреаты, Казан сәнгать институты доценты Римма Ибраһимова бизи.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*