tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көне уңаеннан флешмоб!

Халыкара туган тел көне уңаеннан флешмоб!

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы «И, Туган тел» дип исемләнгән флешмоб башлап җибәрә. Әлеге флешмоб кысаларында, теләгән һәр кеше туган телгә багышланган шигырь укып, безгә видео юллый ала. Шигырьнең татар телендә башкарылуы шарт. Эчтәлеге буенча  – аның татар халкы, туган телебез турында булуы, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, тарихын чагылдыруы зарур. Шигырь теләсә-кайсы шагыйрьнеке булырга да, башкаручы тарафыннан язылган булса да ярый.

Видеоларга техник таләпләр:

– Видео яхшы сыйфатта булырга

– Горизонталь формата төшерелергә

– 3-4 минуттан да артмаска тиеш

Видеолар 25 апрельгә кадәр кабул ителә. Без ике ай дәвамында бу видеоларны сайтыбызга  урнаштырып барачакбыз. Нәтиҗәләр 26 апрель – Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненендә ясалачак. Җиңүче караулар саны буенча билгеләнәчәк һәм аңа Конгрессның истәлекле бүләге тапшырылачак.

Видеоларны iauvkt@mail.ru адресы буенча көтәбез. Хатыгызга “Флешмоб” дигән тамга да куярга һәм үз исем-фамилиягезне, шәһәрегезне күрсәтергә онытмагыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*