enrutat
Баш бит / Хаталарымны Илһам абый төзәтте
Хаталарымны Илһам абый төзәтте

Хаталарымны Илһам абый төзәтте

Шамил Хәкимовны Ташкент каласының иң мәшһүр, иң зыялы татарларыннан берсе дисәм, һич ялгышмамын. Архитектура белгече, фән докторы ул. Сөйләшеп утырганда, Казанда гомер итүче атаклы шәхесләр, бигрәк тә күренекле язучылар, журналистлар хакында сүз чыккач, фәлән дә китеп барган икән, дип авыр сулап куйды ул. Димәк, татар дөньясы яңалыкларыннан хәбәрдар, кызыксынып тора. Мин аңардан гомер йомгагын сүтеп, илдә, көндә булып яткан вакыйгаларга мөнәсәбәтен сораштырдым.

– Мин – Бохарада туып-үскән кеше. Әле без кечкенә вакытта Бохарада дүрт телдә укытучы мәктәп бар иде. Анда татар, рус, таҗик, үзбәк телләрендә укыттылар. Бохара пединститутында татар филологиясе факультеты бар иде. Бер туганым – Мәкъсүт абый шунда доцент булып эшләде. Вакытлар үзгәрде. Ул мәктәп ябылды. Мине шундагы рус классына укырга бирделәр. Анда бер-ике ай гына укыганмындыр. Авырып киттем дә, таҗик классына күчерделәр. «Интекмәсен, русча унга хәтле дә саный белми бит», – диделәр. Урамнан кергәч, әнигә таҗикча эндәшсәм, әллә телеңне оныттыңмы, дип әйтә иде. Әбием, гомумән, татарча гына сөйләшә иде. Усман Әлмиев, Рәшит Ваһаповлар гастрольгә килгәндә, безне – мине һәм өч абыемны концерттан калдырмадылар. Безнең татар китапханәсе бик зур иде. Анда искечә, гарәп язуында язылган Тукай, Дәрдмәнд китаплары… Әле Сара Садыйкова җырлап йөргәндә, 1938-39 елларда язылган пластинкалар бар иде. Шулай итеп, мин татар малае булып үстем. 4 классны таҗик мәктәбе укучысы буларак бетердем. Аннан сәясәт үзгәрде. Өч класс үзбәк мәктәбендә укырга туры килде. Аннан тагын үзгәрешләр… 8-10 классларда рус мәктәбендә укыдым. Ташкентта укып, инженер-архитектор белгечлеге алдым.

Менә сезнең телегез бик матур. Татарча бер класс та тәмамламагансыз.
Укый да, яза да беләсез.

– Әйе, татарча укыйм да, язам да. Миндә 60 нчы елларда чыккан «Татарский язык. Для изучающих самостоятельно» дигән бер китап бар иде. Аның авторы – Галимов. Ул китапны миңа, Ленинградта күрешкәч, Илһам Шакиров биргән иде. Шул китаптан өйрәндем. Илһам белән 1964 елдан бирле аралашып, хат алышып яшибез. Ул хат яза, мин җавап язам. Ул хаталарымны төзәтә. Шуңа күрә татарча грамоталылыкны Илһам абыйдан өйрәндем дисәм дә була. Әдәби телне белү, онытмау өчен, әлбәттә, татар әдәбияты укырга кирәк. Мин Илһам абыйдан бер-ике яшькә кечерәк. Мин – 1937 елгы, Илһам абый 1935 елгы. Ташкентта укуны тәмамлагач, Мәскәүгә аспирантурага киттем. Шунда эшкә калдырдылар.

 Киселгән икмәк кебек

Хәзерге вакытта Бохарада татарлар бармы әле?

– Бар, әлбәттә. Әмма мин мәктәптә укыган елларда бик күп иде. Заманында Үзбәкстанда 1,5-2 миллион чамасы татар бар иде. Бездә бит гадәттә 1913 ел белән чагыштыралар. Менә Рафаэль Мостафин бар иде (хәзер мәрхүм инде). Танышканда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшләгән чагы. 70 нче еллар. Табиев – өлкә комитетының беренче секретаре. Шул вакытта ИЯЛИ (Тел, әдәбият һәм тарих институты) бер әдәби конференция оештыра. Шунда Рафаэль Мостафиннан: «1913 ел белән хәзерге 70 нче елларны чагыштырыгыз әле. Татарча китап бастыруда үсеш бармы?» – дип сорыйлар. Үсеш юк. Бер татарга нибары 0,35 процент туры килә. Ягъни 3 татарга 1 китап бастырыла. Шуннан соң Табиев Мостафинны чакырып алып, шулай бик азмыни, журналларга кушымта булып чыга торган басмаларны да кушарга иде, дип тәкъдим итә. Мостафин: «Мин телгә алган тиражда «Төзүчегә ярдәмлек», татарча чакыру билетлары да бар», – дип портфеленнән юка гына китапчыклар, чакыру-белдерүләр чыгара. Шул хәлдән соң, Табиев Мостафинны баш мөхәррирлектән алып ташлый.

Әле 50 нче елларда Бохарада татар мәктәбе бар, һәрхәлдә 4 класскача укыталар иде. Хәзер бит инде бу да юк. Башка милләтләр белән кушылу да югары тизлектә бара. Совет хакимияте елларында хатын-кызларыбызның 52 проценты башка милләтләргә кияүгә чыга, егетләребезнең 40 проценты башка милләт кызларына өйләнә, дип әйтәләр иде. Хәзер инде яңарыш башланды дияргә мөмкин. Әмма катнаш никахлар артты гына. Хәзер татар телен саклап калу – бик зур проблема. Үзбәкстанда үзбәкләр өчен андый проблема юк, чөнки мөстәкыйль мәмләкәт. Безнең эшкә хатларның 90 проценты үзбәкчә килә. Мин хәзер гражданлык төзелеше буенча гыйльми-тикшеренү институтында хезмәт кылам, доктор, профессор, халыкара төзелеш академиясе академигы. Булачак архитекторларга, төзүчеләргә дәрес бирдем. Ташкенттагы бизнес-үзәк минем проект буенча салынды. 2009 елны әлеге проектым гран-при алды. «Ташкент» кунакханәсе минем проект буенча үзгәртеп корылды. Хезмәтем, өлешем кергән биналар биредә күп. Бүген эшли торган гыйльми-тикшеренү институтым элек бөтенсоюз карамагында иде. Атна саен диярлек Мәскәүгә барып кайта идем. Бергә эшли торган уртак эшләр, темалар була иде. «Җир тетрәү шартларында төзелеш» темасын үзәккә куеп эшләдем һәм эшлим мин.

Инде татар дөньясы белән элемтәгә килгәндә, хәзер татарча телетапшырулар карау өчен спутник тәлинкәсе дә бар, интернетта да еш утырам. «Мәйдан»ны да, «Татарстан–Яңа гасыр», «ТНВ-планета»ны да карыйм. Әле тагын «Курай», «БСТ», «Туган тел» дигән өч башкорт телепрограммасы бар. Аларны да караштыргалыйм. Бу тапшыруларны тамаша кылгач, дөньяда татар кебек җырлый торган башка милләт юк икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Татарлар бик күп җырлый. Башка илләрдә андый нәрсә күзәтелми.

Тел проблемасы бар, билгеле. Үзбәкстанда яшәп сезне өйрәтә алмыйм. Моңа хакым, хокукым да юк. Хәзерге вәзгыятьтә телне саклау өчен бик нык тырышырга кирәк. Ни кызганыч, күп яшьләребез рус культурасында, рус йогынтысында үсә, күбесенең әти-әнисе үзләре дә татарча белми. Әлбәттә, телне гаиләдә үк сеңдерә башларга, аннан шуны мәктәптә ныгытырга, шул ук вакытта байтак нәрсәне мәҗбүри итәргә кирәк. Әйтик, әти-әнисе татар икән, сабый мәҗбүри рәвештә балалар бакчасында татарча тәрбияләнергә тиеш. Билгеле, рус телен дә белеп үссен дисәң, ирекле рус теле сәгатьләре кертергә мөмкин. Бакчадан соң, бала дүрт класс мәҗбүри рәвештә татар мәктәбендә укырга тиеш. Рус, инглиз телен өйрәнүне факультатив, ирекле итеп куясың. Татар мәктәбе юк икән, V-XI классларда русча укый, әмма татар, инглиз дәресләре факультатив рәвештә кала. Кыскасы, 11 яшькәчә өйрәнгән тел бала күңелендә гомергә кала. Ул бит бөтен фәннәрне, шул исәптән музыканы да татарча өйрәнә-укый. Өстәмә рәвештә рус һәм чит тел өйрәнү, билгеле, комачауламый. Комачауламый гына түгел, кирәк тә. Россиядә яши икән, рус телен өйрәнергә, дөньяга чыгарга тели икән, инглиз телен үзләштерергә кирәк. Дөньялар болай барса, йөз елдан татар теле генә түгел, рус теле дә юкка чыгарга мөмкин. Инглиз мәдәниятенең йогынтысы нинди зур хәзер. Рус теле, җырлары да мәйданнан китеп бара.

Хәзер Татарстанда ике миллион татар бар. Телне шулар саклап калса инде. Без киселгән икмәк кебек. Мондагы татарлар хәзер татар мәдәниятен тудыручы, иҗат итүче түгел, шуны кулланучы, файдаланучы гына.

Парижда — Сабантуй

Менә Бөтендөнья татар конгрессы егерме елдан артык эшләп килә. Аны оештыруның зур файдасы булды. Чөнки ул татарлыкны калку итеп куйды, төрле илләрдә, Россиянең үзенә татарлыкны танытты. Читтәге милләттәшләребездә шулай татарлыгы белән горурлану туды. Сәнгать осталарын гына түгел, татар галимнәрен, дин әһелләрен, эшкуарларны белә башладык. Хәзер татар конгрессы төрле-төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Әле 20-30 ел элек кенә Парижның уртасында Сабантуй уздыруны күз алдына да китереп булмый иде. Татарны дөньяга таныту бу. Элек ул гадәти авыл бәйрәме кебек кенә уздырыла иде, хәзер аны зур-зур Россия шәһәрләрендә, Урта Азия мәмләкәтләрендә, Европа илләре башкалаларында уздыра башладылар. Колачы киңәйде! Инде аны ЮНЕСКО исемлегенә татар халкының матди булмаган мирасы итеп керттек дияргә мөмкин. Бүген ул чит илләрдә татарның илчесенә, татарлык билгесенә әйләнде. Безне башка милләтләргә таныта торган бүтән бәйрәмебез юк. Шушылай татарның абруе үсә. Бәлкем шулай татар яшьләре, шундый зур, бөек халкым бар икән, нишләп әле мин – надан үз туган телемне белмим, дип уйлана башлар. Дөрес, милли үзаңны уяту өчен Сабантуй оештыру гына җитми.

Милләтебезнең танытуның тагын бер юлы – татар шагыйрьләренең, язучыларының әсәрләрен күпләп башка телләргә тәрҗемә итү. Танырга кирәк: бу эш аксый әле.

Дүрт класс таҗик мәктәбендә, өч класс үзбәк мәктәбендә укысам да, тырышкач, алдырып киттем бит. Тиз арада русча өйрәнеп, рус мәктәбен тәмамладым. Сабыйлар өчен татар балалар бакчасы, башлангычта татарча белем бирелсә, туган телнең нигезен үзләштереп калу өчен җитә.

Илһам абый белән аралашып яшәдек дип әйттем инде. Бервакыт шулай аның белән Ленинградта китап кибетенә кердек. Галимовның татарчага өйрәтә торган китабын шунда күрдек. 601 данә бар икән, 20 данә сатып алып берсен миңа бирде дә, калганнарын заказ рәвешендә өенә салуларын сорады. Концерт куеп йөргәндә, үзе белән алып барып, сәхнәгә чәчәк күтәреп чыккан балаларга шуларны: «Мә, балам, татарча өйрән», – дип бүләк итә иде. Илһам абый җырчы-артист кына түгел, киң кырлы шәхес. Аның нинди кеше икәнен күпләр белми әле.

Хәзерге вакытта Үзбәкстанда күпме татар яши икән?

– Моның тәгаен санын берәү дә әйтә алмастыр. Минем фаразлавым буенча, ике йөз меңнән дә ким түгелдер. Шуларның 100-110 меңе Ташкентта яши булыр. Сәмәркәнд, Бохарада, Фирганә өлкәсендә, Куканд шәһәрендә… Менә Ташкент чигендәге Нугай-Түбә бистәсендә элек татар мәктәбе бар иде, заманында ул татар авылы булган. Әмма инде хәзер анда татарлар бик аз калган. Дөрес, әле анда борынгы татар зираты саклана. Анда үзбәк-татар катнаш гаиләләре күп. Тик аларда үзбәк теле, мәдәнияте өстенлек итә. Гадәттә татар кызы башка милләт кешесенә кияүгә чыкса, шул милләттә «эреп» бетә. Менә минем туганнан-туган сеңелләрем бар. Әнинең абыйсының кызлары. Бохарада торалар. Берсенең ире үзбәк иде, ире үлеп китте, биш баласы бар. Бу балалар – үзбәк. Икенчесенең бер баласы бар. Ул бала да үзбәк булып үсте. Алар үзбәккә өйләнә, тормышка чыга. Милләт өчен болар инде югалган кешеләр. Ә менә яһүд хатыны теләсә кайсы милләт кешесенә кияүгә чыкса да, алардан яһүд туа.

Нугай-Түбәдән кала башка татар авылы булмаганмы?

– Юктыр. Менә минем бер бабам – Муса бабам бирегә 1885 елны Әтнә якларыннан килгән. Ул эшкуар булган, пар белән эшли торган тегермәнен ала килгән. Аның Сергей дигән механигы, унбиш эшчесе, Бохара өлкәсендә ике заводы була. Әтием – Яңа Кенәрдән. Фамилиясе Вахитов булган. Ә ул Хәкимов булып киткән. Бездә бит шулай: әти исемен фамилия итеп алганнар. Югыйсә, Габдулла Хәким улы Вахитов булырга тиеш. Муса бабам бик кешелекле, кече күңелле кеше булган. Эшчеләр белән бер ашханәдә ашаган. Килеп урнашуга кечкенә генә мәдрәсә корган, мәчет салдырган. Колхоз оешкач, аның беренче рәисе булып торган. Әле мин аспирант чагымда, ул авылга барсам, менә Муса бабайның туганы килгән, дип әйтәләр иде. Аның абруе бик зур була. Бабамны кулга алырга килгәндә, эшчеләре яшергән. Фрунзе сугышчылары килеп атларын алып китә, басмачылар кайтарып бирә. Басмачылар килеп алып китсә, атларын кызыллар китереп биргән.

Сызып-сызланып

Татар тарихы бик бай. Әнә Алманиядә фашистлар хакимияттә булган чагында да Идел буе халыкларын өйрәнү институты булган. Анда татарларны өйрәнүгә зур урын бирелгән. Әнә совет елларында да «Азатлык» радиосы Мансур Мозафаров көйләрен оркестрга салып уйнаганны тапшыра иде. Бездә шигырь төзелеше дә башка. Җырларны гына алыйк. «Ник булмадым мин таң җиле, чәчең сыйпап уйнарга, ник булмадым мин бер дулкын, синең йөзгән суларда», дип җырлый халкыбыз. Ничек аны тәрҗемә итәсең?! Нинди колачлы фикерләү: синең йөзгән суларда дию – мин сине бөтенләй, тулаем колачлап алдым дигәнне аңлата. Мондый нечкә тоемлауны башка бер милләттә күргәнем, укыганым юк. Телебезнең, мәдәниятебезнең торышын күреп, киләчәген уйлап сызып-сызланып яшим мин.

Татарстан үзе сынатмый, башка республика-өлкәләргә үрнәк күрсәтә. Шул ук вакытта мәгариф өлкәсендә мәҗбүри татар телен укытуны онытмаска, басым ясауларга карамаска кирәк. Бер акыллы кешенең шундый сүзе бар: әгәр сиңа ниндидер фикер ошамаса, син аны мактап күкләргә чөй, тегеләрнең башы әйләнсен, шулай ничек тә үз максатыңа ирешергә тырыш. Ягъни кемсәләрнең салпы ягына салам кыстырып, әкрен-әкрен күңелләрен йомшартсаң, барыбер үз дигәнеңне итәсең. Билгеле, балаларыңны мәҗбүри рәвештә татар итеп тәрбияләргә тиешсең. Кешенең культура дәрәҗәсен үстерергә, офыкларын киңәйтергә тырыш: тора-бара татар җырыннан, татар әдәбиятыннан башка тора алмаячак ул. Кечкенәдән каныма салынгач, менә мин татар мәдәниятеннән башка яши алмыйм. Тәрбия мәҗбүр итүдән башка була алмый, моның бернинди гөнаһы юк.

Әңгәмәдәш – Рәшит МИНҺАҖ
«ХАЛКЫМ МИНЕМ», 2018 ел, ноябрь

Р.S. Дус булып, аралашып яшәгән дустым, халкыбызның затлы, зыялы шәхесе, моң иясе  Илһам Шакировның вафаты уңаеннан, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам. Урының җәннәттә булсын Илһам.

Шамил Хәкимов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*