tatruen
Баш бит / Яңалыклар /       Хәрби техника Җиңү бәйрәменә  
      Хәрби техника Җиңү бәйрәменә  

      Хәрби техника Җиңү бәйрәменә  

        Алар ел саен шулай – 9 нчы май якынлашкан көннәрдә бистәдә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын, балаларны сугыш кырларыннан кайткан машиналарга, мотоциклларга утыртып урам әйләнәләр. Аннан соң урман буендагы күл буенда учак ягалар, казан асып сабыйларны солдат боткасы белән сыйлыйлар. Сүзебез Ульяновск өлкәсендәге берничә эшмәкәр татар егете оештырган “Фронтовик” хәрби техника автоклубы егетләре турында бара.

   Алар нинди генә юлга чыксалар да, беренче эш итеп әнә шулай җирлекнең картасын карап, барасы юлны, тукталасы урыннарны билгелиләр.Чөнки бер-береңнән аерыла калсаң, болай табарга уңай. Шуннан соң гына юлга кузгалалар.

Ә мондый гадәти булмаган клубны  оештыру идеясе белән моннан берничә ел элек шушы бистәдә яшәүче эшмәкәр Марс Миначетдинов чыга.

Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында туып-үскән Марс 1976 нчы елда Ульяновск шәһәренә килеп урнаша. Шулай бер елны авылга кайткач, гаражда фронтовик әтисеннән калган ватык, инде озак еллардан бирле күгәреп ятучы автомобильгә күзе төшә.

Марсның дусты Валерий Топтыгинга да, кем әйтмешли, техника җене бала чактан ук сугылган. “Урамда , я музейда инди генә иске техника күрсәм дә тыныч кына узып китә алмыйм”-ди.

  Нәсел тамырлары Саратов якларына барып тоташкан Фатыйх абый исә әлеге автомобильне 80 нче елларда баҗасыннан сатып ала. “Ул вакытта кыйммәт булып тоелса да, хәзер алганыма үкенмим”- ди ул.

Фатыйх абый гаиләсендәфронтовик әтисе истәлеге булып бары тик әлеге машина гына сакланмый. Аларда тагын берничә гаилә ядкаре бар.

Гомер буе машина руле артында эшләүче Фатыйх абыйга менә бу җиңел автомобиль исә әтисеннән,сугыш ветераны Шиһабетдин абыйдан  кала.

Сер түгел, моннан 70-80 ел элек эшләнгән автомобильләргә запас частьлар, детальләр табу да бүген җиңел эш түгел, аларны өй шартларында ремонтлау да шактый катлаулы.

Безгә җиңү алып килгән автомобильләрне, тарихи машиналарныкарап, тикшереп тору авыр түгел, ә менә аларны ЮХИДИ да теркәү зур проблема икән.

     Клуб әгъзалары дөрес әйтә, бу алар өчен генә түгел, ә безнең өчен, киләчәк буын өчен дә кирәк.

   Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*