tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез хаҗ кыла
Хезмәттәшебез хаҗ кыла

Хезмәттәшебез хаҗ кыла

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе режиссер-операторы Рафис Нуруллин Мәккәдә хаҗ кыла. Изге сәфәр вакытында ул Мәккә үзәгендәге “Зөбәйдә” кунакханәсендә яши. Кичә әлеге кунакхадә яшәүче Татарстан хаҗилары белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.

Рафис Нуруллин “ДУМ РТ Хаҗ” операторы оештырган изге сәфәрнең оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде. “Казанда да әзерлек бар яктан да тиешенчә алып барылды. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясап, саклану чаралары күрелде. Безне табиблар озата йөри, яшәү шартлары бик яхшы”, – дип бәяләде хаҗи оештыру эшләрен.

Сүз уңаеннан, быел Россиядән 26 меңгә якын кеше хаҗ кыла. Шуның бер мең сигез йөзе – Татарстаннан.

фото: ДУМ РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*