tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге премиягә “Барлау” концерты үткәрелә
Илһам Шакиров исемендәге премиягә “Барлау” концерты үткәрелә

Илһам Шакиров исемендәге премиягә “Барлау” концерты үткәрелә

Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Фердинанд Сәлахов, Римма Ибраһимова, Фән Вәлиәхмәтов, Идрис Газиев, Резеда Галимова, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Илсаф, Вил Усманов, Илһам Вәлиев, Ришат Төхвәтуллин, Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Эльза Исламова, Алинә Шәрипҗанова катнашыр дип көтелә.

Илһам Шакиров исемендәге премия җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелде. Ул РСФСР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, җырчы Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә ашырыла. Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырылачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*