tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илһам»чылар джаз уйный
«Илһам»чылар джаз уйный

«Илһам»чылар джаз уйный

«Илһам» баянчылар ансамбленең Семей шәһәрендә концертлар бирүе – матур бер гадәт. Быел программага ансамбль репертуарының иң матур чыгышлары кертелде. Биредә күпләр яратып өлгергән Поль Морианың «Менуэт»ы, Е.Дербенконың «Баянчы джаз уйный», А. Пьяццолланың «Обливион»ы, А. Бызовның «Казаклар»ы кебек дөнья күләмендә танылган әсәрләр яңгырады. «Илһам» ансамбле шулай ук Р. Бакировның «Татар көйләре», Р.Курамшинның «Төймә»се, Н.Даутовның «Башкорт элегиясе»н уйнаулары да татар тамашачысын сөендерде. «Илһам»ның җитәкчесе Рәшит Әтногуловның эшкәртүендә яңгыраган «Диңгез җаны» темасына башкарылган попурри тамашачыны тагын да җанландырып җибәрде. Шунысы да кызыклы: әлеге ансамбльнең концерты быел бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуына багышланды.

Үзенең кабатланмас чыгышлары белән күп еллар дәвамында тамашачы күңелен яулап килгән, матур җырлары белән тыңлаучысын сокландырган Семей мәдәният сараеның “Илһам” баянчылар ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, баянчы Рәшит Әтногуловка 51 яшь тулды.

Җаны-тәне белән җыр-моңга бирелеп эшли башлавына да шактый вакыт узып киткән, ә ул җитәкләгән, киң катлам халыкка таныткан “ Илһам” ансамбленә быел 28.

Зал тулы иде. Биредә баянга һәм, гомумән, җанлы музыкага битараф булмаганнар, ансамбльнең иҗатын яратучылар, дуслар, мәктәп укучылары җыелган иде. Концерт барышында М.Тулебаев исемендәге музыка көллиятенең теория бүлеге студенты Михаил Соснин үзенең сөйләм осталыгы ярдәмендә сәхнә белән зал арасында тыгыз элемтә урнаштырды. Тамашачы дөньясын онытып, җыр-моң диңгезенә чумды.

Форсаттан файдаланып, Рәшит Әнвәрбәковичны матур бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Аңа гомернең иң бәрәкәтлесен, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын юллыйбыз. Иҗат чишмәләрегез мул аксын, һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, ачык күңелле булып калыгыз.

Җидепулат татарларының йөзек кашы булган “Илһам” баянчылар ансамбле сезнең җитәкчелек астында гел алга атласын, чәчәк атсын!

Ахунҗанова Диләнур,
Семей шәһәре, Казахстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*