tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирада Әюпова татар композиторларының иҗаты фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелүен әйтте
Ирада Әюпова татар композиторларының иҗаты фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелүен әйтте

Ирада Әюпова татар композиторларының иҗаты фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелүен әйтте

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының иҗатлары фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелә дигән фикердә. Бу турыда ул “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Татарстан – яңа гасыр” дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында сөйләде.

“Кызганыч, без традицияләребезне оныта барабыз. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының иҗатлары фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелә. Аңлыйм, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге белем бирү өстәмә генә. Шуңа да карамастан, фәнни нигездән башка алга таба бару кыен”, – диде Ирада Әюпова.
“Мин үзем дә Азербайҗанның музыка мәктәбендә укыдым. Имтихан программасында милли әсәрне уйнау мәҗбүри каралган иде. Хәзер исә музыка мәктәпләрендә мондый стандартлар юк”, – дип сөйләде Ирада Әюпова.

“Музыка сәнгатенең үсеше традицияләрне сызып ташлый алмый. Без тарихи үткәнебезне бик яхшы дәрәҗәдә белергә тиеш”, – диде мәдәният министры.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*