tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале узачак
“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале узачак

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале узачак

Бүген, 13 август көнне, “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивален уздыру буенча пресс-конференция оештырылды. Утырышта Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчелеге рәисе – Владимир Вавилов,  “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленең проект авторы – Рөстәм Исхаков һәм җырчы, автор-башкаручы – Илназ Гарипов катнаштылар.

яна афи2014 елда “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концерты буларак кына оештырылса, быел әлеге чара тагын да киңрәк масштабларны колачлап фестиваль дәрәҗәсендә узачак. Рөстәм Исхаков билгеләп узуынча: “Былтыр без 100 мең сум акча җыя алдык, быел Алла ярдәме белән әлеге фестивалебез тагын да уңышлырак булыр дип өметләнәбез. Фестивальдән җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк һәм «Ярдәм» үзәгендә тернәкләндерү узучы ДЦП балаларны һәм күрмәүчеләрне дәвалауга тотылачак.” – диде.

 “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале Биектау районы Иске Камай авылы территориясендә урнашкан Иске Казан музей тыюлыгында узачак. Чара 23 август көнне, сәг.14:00 да башлана. Алдан сатып алучыларга билет бәясе 250 сум, фестиваль көнне алучыларга 300 сум . Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843)240-84-84, 240-24-99

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*