enrutat
Баш бит / Иске Ярмәк авылы талантлы язучыларга бай
Иске Ярмәк авылы талантлы язучыларга бай

Иске Ярмәк авылы талантлы язучыларга бай

Иске Ярмәк — безнең туган ягыбыз. Һәр яз яшеллеккә күмелгән Юкәле тау, өч яктан авылны уратып салмак кына агучы Сок елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләр, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин.

Без 28 апрельдә Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән талант ияләре — шагыйрәбез Фәния ханым Кәримова һәм авылыбызда булган вакыйгаларны тасвирлап пьесалар язган Илшат Галимов белән очрашу кичәсенә  җыелдык, аларның туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән таныштык.

Әйе, авылыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да һәм яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылар да бар.

Район, өлкә газеталары, «Самар татарлары» сайты аша без язучыларыбызның иҗатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләрен, шигырьләрен укып, үзебезгә рухи көч туплыйбыз.

Кем әйтмешли, «Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр», дигәнне хуплап, без ул көнне чын мәгънәсендә җылы, матур, эчтәлекле каләм бәйрәменә җыелдык. Китап сөюче дусларыбыз олы йөрәкле, талантлы, матур күңелле якташ шагыйрәбез, язучыбыз Фәния Мәҗит кызы Кәримованы һәм беренче китабын нәшер иткән “Ак каен” фольклор ансамбленең җырчы, биюче егете Илшат Галимовны тәбрикләделәр. Район администрациясе башлыгы Рафаэль Камил улы, мәдәният бүлеге җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы, өлкәбезнең «Туган тел» татар оешмасының Шура әгъзасы Фәһим Хәниф улы, авыл администрациясе җитәкчесе Минсәит Низаметдин улы да үзләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, котлауларын җиткерделәр.

Без, китап сөючеләр, килгән кунаклар, төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шат идек. Язучыларыбызны күрү, ягымлы тавышларын ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле сәгатьләр булып күңелләрдә сакланып калыр.

Кичәбезне ачып, Гөлсинә Галиуллина, Гөлфия Мөршитова, Гөлзинә Шәйхетдинова, Әлфирә Кәлимуллина Фәния апабызның шигырьләрен укып киттеләр, ә Зәмзәмия Вафина җыр бүләк итте.

Мин үзем “Ак каеннар илендә” дигән шигырьне төрле кичәләрдә җае чыккан саен укырга тырышам. Аны укыганда минем күз алдыма “Ак каен” җыры  белән Зыя Ярмәки дә, 50 елга якынлашып килүче тарихы булган “Ак каен” ансамбле дә, көн саен каршы алып, озатып торучы мәктәп алдындагы каеннар да килеп басалар. Шулай көннәрем, айларым, елларым Ак каеннар илендә — бәхет илендә үтә. Бу шигырь минем күңелдәге бөтен кичерешләрне, әйтә алмаган сүзләрне сыйдырган. Менә шундый күңелгә ятышлы шигырьләрне Россия журналистлары берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, язучы, журналист Фәния ханым Кәримова язган. Бүгенгесе көндә биш китап авторы ул. Җыентыкларының исемнәре генә дә күңелгә ятып тора бит: «Күңел моңы», «Томаннарның таралуын көтәм», «Ярсу йөрәк», «Туган илкәем, сөйгән җиркәем» һәм яңа гына табадан төшкән «Алмалы, миләшле көзләрем».

Ана телебездә 200дән артык шигырь, 50дән артык хикәя-нәсерләр, берничә дистә очерклар язган ханым — авылыбызны, төбәгебезне данлаучы, дисәм һич ялгыш булмас. Төбәгебезнең йөзек кашы булып торучы апабызның ике шигыре көйгә салынган: «Томаннарның таралуын көтәм» — Рәис Ханнанов, «Ярмәгем» — Рөстәм Вәлиев музыкаларына.

Фәния апа төрле буын кешеләре өчен шигырьләр, хикәяләр яза. Әсәрләренең урта сыйныф укучылары укырлыклары да, яшьләр өчен хисләнеп укый торганнары да, безнең буын кешеләрен кызыксындырганнары да бар. Чөнки шагыйрә үзе дә безнең кебек мәктәптә укыган, 25 ел дәвамында хәбәрче булып эшләгән, балалар үстергән, ә хәзерге көндә — кадерле әби дә.

Авылда туып үскәнгәме, Фәния апаның шигырьләренең, хикәяләренең күбесе авыл табигатен, аның хезмәт сөючән халкын, булдыклы хатын-кызларның язмышын чагылдыра. Ә инде шигырьләренең көйгә салынып җырлануы шагыйрә өчен икеләтә бәхеттер.

Фәния апаны шагыйрә буларак кына телгә алсак, аның тормышының зур бер өлешенә күз йому булыр иде. Фәния апа «Камышлы хәбәрләре» район газетасында озак еллар хәбәрче булып эшләде. Хезмәте дәверендә бик күп лаеклы бүләкләр дә алган. Ул бүген дә хезмәттәшләре белән элемтәне өзми. Әнә кичәбезгә «Камышлы хәбәрләре» газетасының журналисты Рәисә Төхбәтшина да килгән иде, ул үзенең матур теләкләрен дә әйтте, чарабызны бизәп, җырлады да.

Бәйрәм кичәләре алып барганда бик еш Фәния апай иҗатына мөрәҗәгәть итәм. Газета битләрендә чыккан язмаларын бик кадерләп җыйнап барам. Фойеда гаилә архивыбызда җыелган материаллардан күргәзмә дә  оештырдык.

Мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ булган авылдашларыбыз турындагы мәкаләләре басылгач, аларның көнкүреше җиңеләюе тагын да шатландыра. Каләм бөек көчкә ия икәненә аның иҗаты мисал булып тора.

Кәефсез, күңелсез чакларымда Фәния апа Кәримованың шигырьләре, хикәяләре уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә, күңелдә җылы хисләр уята, күңелне күтәрә, рухландыра.

Фәния апа! Иҗат чишмәң мәңге сүрелмәсен, тынмасын. Исәнлектә, иминлектә яшәргә язсын!

Кичәбезне дәвам итеп, китап сөюче авылдашларыбызга ”Өлешемә тигән көмешем” дип аталган пьесалар җыентыгын да тәкъдим иттек. Аның авторы яңа гына каләм тибрәтә башлаучы авылдашыбыз Илшат Сәгыйть улы Галимов.

Илшатның иҗаты турында китапның кереш сүзендә Фәния апа менә шундый юллар язган: «Татар телен бетерү сәясәте барган чорда татар телендә җыентык чыгару — бик тә мактаулы эш. Автор һәр әсәрен җирле вакыйгаларга таянып иҗат иткән, Камышлы төбәгенең тел сөйләмен сакларга тырышкан. Шуңа да якташлары өчен бу пьесалар якын, аңлаешлы булыр, дип өметләнәбез”.

Камышлы районында 96 ел дәвамында эшләп килгән татар халык театры үзенең иҗат юлын дәвам итә, шулай ук Иске Ярмәк авылында да театр сәнгате үз юлын алып, һәр сезон сәхнәдә бер спектакль  куелыр, Аллаһы теләсә. Киләчәктә театр артистларыбыз бу җыентыкны да кулланырлар һәм халык күңелендә кайчандыр булган вакыйгаларны яңартырлар.

Ә Илшатка килгәндә, аның иҗаты үз юлын ярыр, тагы да сәхнә әсәрләре белән беррәттән матур хикәяләр дә иҗат итәр, дигән теләктә калабыз. Әлегә кадәр безнең авылда туып-үскән язучылар арасында драма жанрында иҗат итүче язучыларыбыз юк дисәк тә була, Халик ага Садриның пьеса язуы турында мәгълүмат булса да.

Илшат тамашачыларыбызны үзенең нигә бу җанрны сайлавы һәм иҗат юлына ничек кереп китүе турында  таныштырып үтте. Һәм җыентыгында урын алган “Өмет” әсәре буенча куелган спектакльне карарга чакырды. Пьесаны Иске Ярмәк мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр артистлары күрсәттеләр. Бик эчтәлекле, авылыбыз белән бәйле күренешләргә тап булдык. Спектакльдә сугыш елларындагы тыл хезмәте, балалар йорты төзелү, бердәм халыкның ничек барлык кыенлыкларны җиңеп чыгулары чагылды һәм барыбызның да күңеленә хуш килде.

Без бу кичәдә Фәния апабызның шигырьләре аша кырларга, урманнарга чыктык, тормышның ямен, тәмен тойдык, ә Илшатның “Өмет” дигән әсәрен карагач, авылыбызның тарих битләренә сәяхәт кылдык.

Бу шәхесләребезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләре киләчәк буынны тәрбияләүдә, һичшиксез, зур урын алып тора. Бүген без аларны ихластан котлыйбыз. Бик зур рәхмәт сезгә, Фәния ханым һәм Илшат әфәнде. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

Кичәне алып баручы Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы

http://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*