tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ижау моңнары” фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә
“Ижау моңнары” фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә

“Ижау моңнары” фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Удмуртия республикасында “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:

  1. “Вокал (җыр) – соло”
  2. “Вокаль (җыр) ансамбль”
  3. “Хореография (бию) – соло”
  4.  “Хореография (бию) ансамбль”
  5. “Уйна, гармун” – (гармун, баян, аккордеонда уйнау)

18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр, иҗат төркемнәре катнаша ала.

Оештыру комитетына гаризалар һәм видеоязмаларны 1 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрүегез сорала: 426063, Пастухов урамы, 13 йорт, “Яңарыш” редакциясе,

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе. электрон почта: [email protected] . Барлык сораулар буенча фестиваль – конкурсның кураторы Рәфилә Рәсүлевага мөрәҗәгать итәргә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(3412) 78-35-43 (“Яңарыш” редакциясе), 8-950-819-53-16 (Рәфилә Рәсүлева).

Polozhenie_Izhau_monnary

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*