tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Татар кызы-2020” республика бәйгесенә сайлап алу туры узды
Ижауда “Татар кызы-2020” республика бәйгесенә сайлап алу туры узды

Ижауда “Татар кызы-2020” республика бәйгесенә сайлап алу туры узды

Ижауда Халыклар Дуслыгы йортында 2020-нче елда узачак “Татар кызы” республика конкурсына сайлап алу туры узды. Оештыручылар бу юлы форматны киңәйтә – бәйгедә туташларга белән бергә бакча һәм мәктәп яшендәге кызчыклар кушыла.

Жюри кичә катнашырга дәгъвә кылучыларны сынады. кызчыклар алты кеше, ә туташлар сигез иде. Сан яныннан узган елларга караганда кайтыш булса да, быел кызларның барысының да татар телен әйбәт белүләре игътибарга лаек. Алар үзләре белән таныштырды, җырлап, бию, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Арада Тукай иҗатын яратучылар булып, аның шигырләрен укыдылар.

Жюри кызларның барысын да ярымфиналга уздырды. Ә финалда катнашу үз тырышлыкларыннан торачак. Кызлар һәм кызчыклар өч ай дәвамында вокал, хореография, кул эшләре буенча белгечләр кулы астында әзерлек узачак. Бәйгене нинди темага багышларлар – оештыручылар бу турыда уйлана. Шулай ук ярдәм кулы сузарлык иганәчеләр эзли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*