enrutat
Баш бит / Камышлы авылы егете — шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 100 ел.
Камышлы авылы егете — шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 100 ел.

Камышлы авылы егете — шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 100 ел.

Якташ шагыйребезнең 100 еллыгы якынлашып кил­гән искә алу көннәрендә редак­циябезгә үткән гасырның 60нчы елларында Камышлының “Юга­ры уңыш өчен” газетасында эшләп, Әнвәр Давыдовның иҗаты белән якыннан таныш булган Татарстан журналисты, шагыйрь Минвагыйз абый Зәй­нетдинов килеп керде дә: “Әнвәр Давыдовның тере тавышын ишетәсегез киләме?” – дип сорады. “Әлбәттә, килә!” дигән җавап ишеткәч, флешкасын кесәсеннән тартып чыгарды: “Бу минем Татарстан радиосына Әнвәр Давыдов турында әзер­ләгән тапшыруымның язмасы. Ул вакытта Давыдовның сиксәненче юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнә идек дип, язманы уйнатып та җибәрде. Без, редакция хезмәткәрләре, мәрхүм якташларыбыз Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, әдипләребез Хисам Камал, Әхсән Баян һәм шагыйрьнең туганнан туган энесе Альберт Нарбеков истәлекләрен, матур итеп шигырь укыганнарын йотылып тыңладык. Данлыклы диктор Тәлгать Хаматшинның йомшак тавышы да ниндидер башка халәткә, үткән тормышыбызга алып кайтты кебек.

Хөрмәтле газета укучыларыбызга бу тапшыруны тыңларга мөмкин булмаса да, Әнвәр Давыдовның иҗатына багышланган кызыклы мәгълүматларны игътибарыгызга тәкъдим итмичә кала алмадык.

БЕЛЕШМӘ: Әнвәр Мортаза улы Давыдов 1919 елның 21 мартында Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылында туа. Ул бик иртә укырга-язарга өйрәнә, дүрт-биш яшьләрендә инде Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен һәм башка әдәби китапларны укый. Поэтик тәҗрибәләрен дә Әнвәр Давыдов бик иртә башлый. Унике яшендә Камышлы район газетасында аның беренче шигыре басылып чыга. Шул ук елларда Мәскәүдә чыга торган «Октябрь баласы» журналында авыл пионерларының күмәк уеннары хакындагы очеркы да дөнья күрә.

1936 ел азагында, олы абыйсы, заманының танылган журналисты Мирза Давыдов чакыруы буенча, Әнвәр Новосибирск шәһәренә китә һәм анда чыга торган «Советская Сибирь» исемле газета ре­дакциясенә әдәби сотрудник булып эшкә урнаша. Ике елдан Үзбәкстанга күчеп, Фирганә шәһәрендә баш­та өлкәнең рус, аннан үзбәк газеталарында эшли.

1940 елда аны Совет Армиясенә алалар. Башта Давыдов Монголия чиге буенда хезмәт итә, ә сугыш башлануга фронтның үзәгенә барып эләгә. Ул Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр рядовой солдат, аннан кече командир — сержант сыйфатында сугышчан юл үтә, Ленинград янындагы Волхов, Балтик буе республикаларындагы канлы сугышларда катнаша. 1942 елда КПСС сафларына керә.

Армиядән кайткан Әнвәр Давыдовны «Югары уңыш өчен» Камышлы район газетасына җаваплы редактор итеп билгелиләр. Ул шигырьләр, поэмалар яза, район газетасы битләрендә көн кадагына фельетоннар, сатирик шигырьләр бастыра. 1948 елда яшь язучыларның Казанда уздырылган конференциясендә Әнвәр Давыдовның «Коммунизм таңы» колхозында» исемле поэ­масы уңай бәя ала һәм 1949 елда басылып та чыга. Аннан «Алтын көз» поэмасы дөнья күрә, «Беренче бөртек» исемле поэмалар һәм шигырьләр җыентыгы басыла.

1952 елда Әнвәр Давыдов бөтенләйгә Казанга күчеп киткәч, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли, идарә әгъзасы, берничә ел шагыйрьләр секциясенең җитәкчесе булып тора.

Әнвәр Давыдов — чагыштырмача кыска гомере эчендә (1968 елның 23 июнендә Казанда вафат була) бай әдәби мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында татар һәм рус телләрендә аның егерме өч шигъри җыентыгы һәм Муса Җәлилгә багышланган документаль повесте басылып чыга. «Дәверләр диалогы» исемле күләмле җыентыгы инде шагыйрь үлгәннән соң, 1969 елда дөнья күрә.

Соңыннан, шагыйрьнең архивын барлаганда, аның кулъязма хәлендә тагын бер әсәре — «Йокысыз төннән соң» исемле зур күләмле шигъри романы табыла. Бу әсәр 1972 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарыла һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Әнвәр Давыдов 1953 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

Шигъри төбәккә сәяхәт

Тапшыруны алып баручы Тәлгать Хаматшин:

— Камышлы… Бу авыл бор­маланып-бормаланып аккан Сок елгасы буена урнашкан. Бер чите белән шактый биек тау итәгенә орынып тора ул. Тауның исеме — Кәҗә тавы. Ша­­гыйрь Әнвәр Давыдов менә шушы авылда туган, яшәгән, гомере буе аны сагынган.

Тау буенда салам түбәле
                                       өйләр,
Бормалы су, бөдрә әрәмә.
Авылым минем, синдә
                        яшьлек көннәр
Үтмәгәннәр икән әрәмгә.
Тиле уйлар еракларга
                                     китеп,
Эзләсә дә үзенең тамырын,
Тойдым хәзер менә ачык
                                       итеп,
Синдә икән тирән тамырым.
Һаман сагынам сине, туган
                                      авыл,
Бәргәләнә күңел яфрагы.
Ничек онытыйм сафлык һәм
                                    гадилек
Тулып торган җәйге сәхрәне.
Кайтыр идем анда, тик
                                 җибәрми,
Җибәрми шул Казан урамы.
Кичке нурларының
                               челтәренә,
Чыгалмаслык итеп урады…

 

Шагыйрь туган авылы ту­рында шулай яза.
Ә сезне бу якларга нинди җилләр таш­лады?

Тапшыруның ав­торы, шагыйрь Минвагыйз Зәй­нет­динов:

— 1959 елның август башын­да, Казан университетын тә­мамлагач, матбугат өлкә­сен­дә эшләргә теләвемне искә алып, бердәнбер гариза буенча мине “Югары уңыш өчен” Камышлы район газетасына эшкә җибәрделәр. Әдәби хезмәткәрнең бурычлары, эш тәртибе белән таныштыргач, редакциянең җа­ваплы сәркатибе Хәйдәр абый Хәлимуллинның: “Безнең газетада якташыбыз Әнвәр Давыдов үзенең беренче шигырьләрен бастырды, соңрак, сугыштан кайткач, ул газетаның редакторы булып эшләде. Димәк ки, безнең дә горурланырлык кешеләребез бар. Менә шуны онытып җи­бәрмә, иркә”, — дип әйткәне хәтеремдә. Минем өчен, чыннан да, бу яңалык иде.

Дөрес, Әнвәр Давыдовның үзен студент чагымда күргәнем бар иде. 1957 елда университетта олы әдибебез Хәсән Туфан белән очрашу булды. Кичәгә Әхмәт Фәйзи, Мөхәммәт Садри да килгәннәр иде. Анда Әнвәр абый да катнашты.

1960 елның җәендә шагыйрь Камышлыга кайтты. Матур җәйге костюмнан. Гәүдәгә җыйнак, шактый ябык та, җиңел сөякле. Әйтерсең лә йөрми, кош кебек оча. Хәтеремдә шулай калган. Редакциягә кереп, хезмәткәрләр белән сөйләшеп утырды Әнвәр әфәнде. Без Һава Сафина белән оештырып җибәргән әдәби түгәрәгебезнең эше, газета битләрендә даими чыгып килә торган әдәби сәхифәләребез белән дә таныштырдык. Сәхифәгә шулай ук әле генә язган шигырен дә тәкъдим итте. Шигырь тиз арада басылып та чыкты. Җәя эчендә генә булса да, әйтеп үтим: без Хрущев сүзенә ышанып, коммунизм төзеп йөргән чакларда Әнвәр абыйның шигыре ярап куйды. Шигырь шактый “кызыл” иде. Ул да бит замана баласы. Чын күңеленнән ышанган булгандыр шул хыялга. Әнвәр абый укучылар белән дә очрашты, шигырьләрен укыды.

Без, район газетасы хез­мәткәрләре, журналист­лар — Фәләх абый Рәфыйков, Сә­мә­рия апа Шамкаева, Әхәт Минәх­мәтов, Лилия Шәфи­гуллина, Һава Сафина Камышлыда торып калдык, ә шагыйрь Татарстанга китеп барды. Шулай да ул һәрвакыт истә иде. Мәкаләңне, яисә хәбәреңне яза башласаң, юк-юк та, Әнвәр абыйның әсәрләрен кулга аласың. Туктале, ничегрәк, нин­дирәк сурәтләү чаралары кулланган икән ул, дип кызыксынасың.

1965 елда, мин Ле­нин­градның Югары партия мәк­тәбендә укып йөргән чакта, Әнвәр Давыдов бер төркем артистлар белән кон­церт куярга килде. Шагыйрь ту­рында бел­гән­нәрем, кызганычка, шунда тәмам. Шуңа күрә мин Әнвәр Давыдовның туганнарын, кордашларын һәм карендәшләрен эзли башладым. Алар белән очрашып сөйләштем. Хәзер ша­гыйрьнең Һаҗәр апасының улы, ягъни туганнан туган энесе Альберт НАРБЕКОВка сүз би­рәм.

— Мин үзем Казан тө­зелеш һәм архитектура ака­демиясендә укытам. Әби белән бабамның гаиләсе зур булган. Иң олылары Мирза абый — танылган комиссар, журналист, полк командиры булып, 1943 елда Смоленск тирәсендә барган сугышта снаряд кыйпылчыгы эләгеп һәлак була. Аннан соң Җәүһәр апа, Сәлимә апа, минем әнкәй, Мәсгуть (анысы да яшьли үлә), аннан инде Әнвәр абый. Сигез-тугыз елдан аның әтисе, безнең бабай да үлеп китә. Атасыз тормышның нинди булуын күзаллавы кыен түгелдер…

Әнвәр абыйны беренче күрүем 1945 елның көзендә булды. Ул Япон сугышыннан әйләнеп кайтты. Мин ул вакытта бик кечкенә идем әле. Үземнең әтием сугыш кырында һәлак булганга, мин аны әтием дип белеп: “Әтием кайтты”, — дип йөргәнмен. Менә шуннан бирле, үзе вафат булганчы, тормышыбыз гел бергә барды. Әлбәттә, мин аңа зур ихтирам белән карый идем һәм шуңа күрә, үзе вафат булгач, аның архивы белән дә шактый эшләп маташтым.

Сугыштан кайтканда Ән­вәр абыйның хатыны Нина апай бездә яши иде инде. Аларның уллары Виктор бар иде. Бу исемне аңа Бөек Җиңү хөрмәтенә кушканнар икән. Нина апай турында авылда гел ихтирам сүзләре ишетергә туры килде. Чөнки ул, авылга кайткач, беренче булып татар телен өйрәнде. Кечкенә булсам да, мине таш келәт артына утырта да: “Бу нәрсә, бу нәрсә була?” — дип сорый-сорый, гомер буе матур гына татарча сөйләште.

Виктор әтисе яшенә җитеп үлде. Аның ике малае калды. Берсенә Әнвәр дип исем куштылар. Шулай итеп әлегә Әнвәр Давыдов исән дип әйтеп була.

— Альберт әфәнде, Әнвәр Давыдовның 60 еллыгына багышлап 1979 елда дөнья күр­гән бик зур җыентыгын сез тө­зе­гәнсез. Кат-кат укы­дым мин бу китапны. Ләкин шагыйрьнең “Ярослав Сме­ляковка җавабы” шигырен тапмадым. Заманына карата бык кыю һәм бүген дә бик актуаль әсәр. Аның язмасы ав­тор укуында радио фондында саклана.

— Әнвәр абый Ярослав Смеляков белән бик зур дуслар иде. 1956 — 57 елларда Мәскәүдә үткән әдәбият һәм сәнгать декадасына әзерләнгәндә дә алар бергә эшләделәр. Ул вакытта күп кенә тәрҗемәләр эшләнде. Михаил Луконин, Евгений Евтушенко, Ярослав Смеляковлар Әнвәр абыйның рус телендә чыккан китапларының тәрҗемәчеләре дә булдылар. Әмма 1965 — 67 елларда татарга каршы шактый гына әсәрләр чыга башлады. Һәрхәлдә, та­тарның исемен ничектер җә­берләп әйтелгән сүзләр ише­телгәләде. Менә шундыйларга берәр җавап кирәк бит инде, дип әйткән иде Әнвәр абый. Һәм, Смеляковның “Русский язык” дигән шигыре басылып чыккач, шушы тәэсир белән язылган иде аның “…җавабы”. Шуннан соң Әнвәр абый Смеляковка дусларча хат та яза. Ул гына да түгел, бәлки, русчага тәрҗемә итеп, бастырып чыгарырсыз, ди. Әмма ул шигырьне басмыйлар. Аның милләтебез язмышына, тарихка карата язылган шигырьләре бар иде. Һәрхәлдә, ул әсәрләрне газета-журналларда да басмадылар, китапларга да кертмәделәр.

— Абыегызның аерым җыен­тыкларга керми калган башка шигырьләре бармы?

— Бар, әлбәттә. Монда шуны да әйтергә кирәк: Әнвәр абый үзе исән чакта җыентыклары күп чыкмады аның.

— Аның каравы, көндәлек матбугатта шигырьләре күп басылган…

— Нәкъ шул турыда әйтмәкче дә мин. Телгә алынган шушы декада вакытында ул орден бирелүчеләр исемлегендә бул­­ган, әмма Мәскәүдә рус те­лендә “Ялкау бояр” дигән шигыре яңгырагач, сызып ташлаганнар, дигән сүз ишеткән идем. Менә шундый хәлләр булгач, җыентыклары артык еш чыкмады шул инде.

Гаиләдә алты кеше. Ике апасы белән балалары… Барысы да аның өстендә. Шуңа күрә, бәлки, аның күңеленә, аның асылына, фәлсәфәсенә туры килмәгән шигырьләр язып, сумнар, тиеннәр өчен эшләгән чак­лары күп булгандыр. Андый шигырьләре дә бар, аларны да туплап, сиксән еллыгына газета-журналларга биреп булса, яхшы булыр иде, дип уйлап торам әле.

Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИ­НОВ:

— Ишеткәнегезчә, Әнвәр Давыдов үзеннән соң шактый бай мирас калдырган. “Йо­кысыз төннән соң” дип атал­ган роман симфониясе аның иҗатында аерым урын алып тора. Әсәр шагыйрьнең үле­меннән соң дүрт ел үткәч дөнья күрә. Аны күренекле язучы Хисам КАМАЛ редак­цияли. Хисам абый белән әңгәмә дә шагыйрьнең роман-симфониясе турында сөйлә­шүдән башланып китте.

— Әсәрнең кулъязмасын ми­ңа аның туганнары бирде, якташы Рөстәм Мингалимов алып килде. Образлы логикасы, әй­тергә те­ләгән максаты буенча чамалап, мин аны рәтенә салып чыктым.

— Бу әсәрнең жанрын ав­тор үзе билгеләде микән? Әллә сезнең, яисә редакция кат­нашы да бармы?

— Юк, моны автор үзе билгеләгән. Аңлавымча, симфоник чалымнар бар анда. Автор үзенчәлекле алымнар куллана. Әсәр башында алынган тема-образ алга таба кабатлана, кабатланган саен яңа төсмер ала, көчәйтелә, дәһшәткә хәтле үстерелә. Әмма тормыш мәрхәмәтле бит — кара болытлар тарала. Бу күренешләр әнә шундый контрастлар аша тасвирлана. Әсәр үзенчәлекле, катлаулы, анда күп образлар психологик тирәнлек белән тасвир ителәләр. Әнвәр Давыдов музыканы яхшы аңлаучы буларак, кайбер сурәтләү чаралары итеп музыка формаларын эшкә җиккәндер, дип уйлыйм.

Гомумән, Әнвәр Давыдов поэзиягә күп кенә яңалыклар алып килде. Ул шигырьнең сулышын киңәйтте, колачын зурайтты. Шигырьнең күптәнге кыса-стандартларын үзгәртте, яңартты. Чөнки ул кыса-стандарт шагыйрьнең яңача фикерләвенә, яңача сүз сөрешенә, тәгъбирләренә тар иде. Шагыйрь татар теленең эчке ресурсларын файдаланды. Шул рәвешле кешеләрнең күңеленә килгән татар шигыренә көч, кан өстәп җибәрде. Аның сүзләре җегәрле, мускуллы иде. Аны кеше кичерешләрен, тормыш күренешләрен сурәтләү өчен тагын да үткенрәк итте.

Әнвәр Давыдов талантлы шә­хес иде. Талантлар, билгеле булганча, кабатланган юлдан йөр­миләр. Аның язу стиле дә бик үзен­чәлекле, бай палит­ралы булды.

— Бу сүзләр танылган прозаик Әхсән Баян фикер­ләре белән аваздаш. Моннан 15 — 16 еллар элек ул: “Әнвәр Давыдовның шигырьләре, көн­дәлек тормыш зәвык­ла­ры­на җавап бирәләр. Берен­че тапкыр дөнья күргән­нәре генә түгел, элегрәк басыл­ган­нарына да кабат кайтсаң да, һаман кызыклы. Хәзер дә уй­ландыралар, күңелгә җы­лы­лык өстиләр”, — дип әйткән иде.

— Сиксәненче еллар ахы­рында “Казан утлары” жур­налында чыккан мәка­ләсендә Марс Шабаев фронтовик ша­гыйрьләребез Шәрәф Мө­дәр­рисне, Зыя Мансурны һәм Әнвәр Давыдовны “Иң кай­нар, ярсу йөрәклеләр”,  дип язды. Кызганыч, янып төшкән йолдызлардай иртә сүнделәр алар. Нишләмәк ки­рәк: үлем мәрхәмәтсез. Аннан котылмак юк. Сүз — мәңгелек. Сүзләрдән үрелгән шигърият кенә мәңгелек. Ул буыннардан буыннарга күчә.

Бүгенге тапшыруда Ән­вәр Давыдовның якташы Рөстәм Мингалим дә (мәрхүм) катнаша. Хәер, остазы турында остарак итеп үзе әйтеп бирер.

— Беренчедән, шуны әй­тәсем килә. Әнвәр абый миңа — укытучы. Мин 4нче сыйныфта укыган чакта ук беренче шигырьләремне Әнвәр абый төзәтте, район газетасында бастырды. Бик озак читтә йөреп, Казанга кайткач, тагын очраштым аның белән. Ул мине Сибгать Хәким, Марс Шабаев кебек күп язучылар белән таныштырды һәм әйтеп куйды: “Менә бу егеткә игътибарлырак булыгыз әле”, — диде. Әдәбиятта шулай бит инде. Кемдер кул бирмәсә, барып чыгып булмый. Әнвәр абый беренче булып миңа кул бирде һәм хәтта мәкаләләрендә, газеталарда ул мине яклап чыкты.

Вафатыннан алда бер кызык очрашу булган иде. Болак өстендәге күпердә мин, Роберт Әхмәтҗанов һәм Әнвәр абый очраштык. Роберт кулларын җәеп сөйләшә бит инде. “Эх, Әнвәр абый! Ничек булды бит әле — нәкъ күпернең уртасында очраштык. Гаҗәп инде, гаҗәп”, — ди. Әнвәр абый ул көнне бик җитди иде. Бәлки чирлерәк чагы да булгандыр. “Моның бер гаҗәбе дә юк. Гомер ул үзе күпер өстендәге бер очрашу гына”, — диде дә үз юлында булды. Чыннан да шушы елны вафат булды ул. Ва­фатыннан соң мин шигырь яздым:

Сорама, Камышлы,
бер сөйләрмен әле,
Гаҗәбрәк бит әле
Әнвәребез хәле.
Кыска итеп әйтсәм:
таза гына иде,
яза гына иде
яза гына иде…
Матбугат йортына
сыялмыйча тавышы
җиргә җәелә иде,
тәрәзләрдән ташып.
Бу дөньяны уйлап
кем генә авырмый?
Әнвәрдәй шагыйрьгә
авыру — авырмы?!
Адымнары  җиңел,
уе бик зур иде.
Кешеләргә таба
һаман килде, килде,
Кинәт гаип булды,
тордым карап, күреп:
ул югалды безнең
күңелләргә кереп.

Әнвәр абый гаҗәп кеше иде. Чыннан да 49 яшь күп тә булмагандыр. Ә безгә ул олы бер зат булып күренә иде. Башкаларны әйтә алмыйм, ә мин аңа һәр яңа шигыремне укыдым, аның каләме тигән шигырьләрем дә бар.

Әнвәр Давыдов үзе оста поэмачы, публицист булып ачылып бетте. Бик нечкә кеше иде. Кызганычка, бар булганын халыкка биреп бетерәлмәде. Вакыты да җитмәде инде. Кешеләргә мәка­ләләр язып, сүзгә-сүз тәр­җемәләр эшләп, акча юнәт­те. Гаиләсе зур иде шул аның. Аның күңел нечкәлеген тасвирлаучы бер шигырен китереп үтәсем килә:

Кояш батты. Апрель
                             башындагы
Салкынчалык төште
                                    урамга.
Суык миллион көмеш инә
                                        белән
Тиресләрне типчи юлларга.
Аяк асты хәзер саркыды
                                         инде
Һәм кыштырдый тора туң
                                     белән.
Юашланып калган
                              гөрләвекләр
Шылтырыйлар кичке моң
                                     белән.

Менә болай әйтер өчен чын лирик булырга кирәк. Аның: “Ту­ган җирләремнең күгәрчен тү­шедәй күпереп торган симез балчыгын уйладым”, — дип язган юллары әле дә күңелемдә. Менә бу ягы кызганыч. Лирик җанын ачып бетерә алмады шул. Ә нечкә күңеле бар иде аның… Бар…

Басмага Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*