tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады
Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады

Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры җәйге яллардан соң бөтен труппа белән эшен башлап җибәрде. Бүгенге көндә берьюлы ике премьерага әзерлекләр тулы көченә бара.

“Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) спектакленең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә. Ә исә Зиннур Хөсниярның “Ут чәчәге” әсәре буенча куелачак спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев. Тамаша Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла. Быел театр труппасы Ренат Әюпов һәм Лилия Низамиева шәкерләре – яшь артистлар Наилә Кәримова, Ләйсән Закирова, Рәис Әхмәтзакиров белән дә тулыланды. Аларга уңышлар телибез! Театр һәрвакыттагыча мәктәп һәм балалар бакчаларына иҗади сәфәрләрен дәвам итә. Бүген, 28 августта, театр артистлары “Супер светофор” спектакле белән балалар бакчасында чыгыш ясады. Яңа сезонда да тамашачыларны яңа премьералар көтә, театрыбызның юбилее да билгеләп үтеләчәк. Бу хакта тулырак алдагы сәхифәләребездә белерсез, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*