29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәк рәисе Галия Гыйззәтуллина белән күреште. Очрашу вакытында БТК БК ның чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева да бар иде.
Галия ханым Татарстанга аким (башлык) Крымбек Кушербаев җитәкләгән Кызылорда өлкәсенең рәсми делегациясе белән бергә кичә килгән булган. Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшенәчәк мөһим мәсьәләләр белән бергә киләсе 2014 елда Кызылордада үтәчәк республикакүләм Сабантуена рәсми чакыру да яңгыратылачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булган очрашу вакытында да сөйләшү күбесенчә шушы мәсьәләгә кагылды. Иң башта Ренат Вәлиуллин Татарстандагы вәзгыять, татар конгрессы алып барган эшләр белән таныштырып китте.
Галия Гыйззәтуллина Кызылордада Сабантуй инде 10 нчы мәртәбә уздырылачагын, бу юлы аның Казахстанкүләм булуына горурлыгын белдерде. Ел саен бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында үтә икән. Киләсе Сабантуй зур форматта үтүен Кызылорда акимы Крымбек Кушербаев та хуплап каршы алган. Өлкә җитәкчелеге бәйрәмне зурлап үткәрергә ниятли. Беренче көн – Сабантуй үзе, икенче көн барлык сабантуй кунаклары Байконурга барып, космик ракета стартын карап, кайтканда казах мәгърифәтчесе Куркыт ата мемориаль комплексын зиарят кылып алачаклар дигән планнар корылган. Шунысы бар – мондый программа зур әзерлек сорый, шуңа күрә өлкә хакимияте Сабантуйны гадәттәгечә җәй башында түгел, җәй ахыры, көз башында үткәрүне тәкъдим итә.

Очрашу истәлеге итеп Ренат Вәлиуллин Галия Гыйззәтуллинага китап тапшырды.
Әлфия Миңнуллина