tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак
Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак

Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак

30 августта Казан Кремлендә TAT CULT FEST Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак. Җәйге вакыйгаларның иң мөһимнәреннән булган бу чараның программасында -30дан артык тере чыгыш, спектакльләр, кино күрсәтү, лекцияләр, арт-объектлар, дизайн-маркет, блогерлардан активлык, балалар программасы. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәхнәгә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм дөньяның төрле илләреннән башкаручылар чыгачак. Алар арасында – Австралия, Австрия, Финляндия, Польша вәкилләре. Театр сәхнәсенә дә зур игътибар биреләчәк.

Фестивальнең хедлайнеры – world music жанрында танылган татар башкаручысы Зөлфия Камалова. Җырчы Казан шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган «Алты көн ярату» альбомын тәкъдим итә. Алар альбомдагы җырларны концерт вариантында башкарачак.

Фестивальгә керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*