tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» күргәзмәсе ачыла
«Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» күргәзмәсе ачыла

«Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» күргәзмәсе ачыла

2020 елның 29 июлендә 14: 00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» дип аталган күргәзмә ачыла.

Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм Киров рәссамнарының Чистайда пленэрлар кысаларында башкарылган эшләре тәкъдим ителә. Пленэрларда «Татар шамаиле» (2019 елның феврале), «Мөселманнарның изге урыннары» (2019 елның декабре) һәм «Мөселман натюрморты» (2020 елның март ае) төп темалар булды.

Картиналар татар халкының рухи мирасын сәнгать телендә чагылдыра. Биредә Татарстанның борынгы мәчет образлары, милли натюрмортлар, шамаилләр сурәтләнгән. Күргәзмә 15 рәссамның 30 эше белән таныштыра. Алар арасында Вакилә Шәйхетдинова (Уфа), Әлфия Саргина, Мөдәрисә Минһаҗева, Елена Баймяшкина (Казан), Евгения Хайлова (Мәскәү) һәм башкалар бар.

Күргәзмә ачылышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары катнашачак.

Күргәзмә 2020 елның 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*