tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды
Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды

Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды

Бүген Казанның Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.

Һәйкәл ачылу тантанасы Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы хоры башкаруында Татарстан гимны белән ачылды. Аннары сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.

Президент бүген композитор Рөстәм Яхинның туган көне булуын искә төшерде һәм һәйкәл ачылуның зур вакыйга булуын әйтеп узды.

http://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*