tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар
Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар

Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар

Кичә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180 нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149 нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды.

9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде – иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә. Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде – конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим итте.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*