tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Туган тел» бәйгесенең җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды

Казанда «Туган тел» бәйгесенең җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды

Агымдагы елның 3 апрель көнендә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында  гала-концерты узды. Әлеге гүзәл чара масус II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге  татар тарихын өйрәнүчеләр җыены  кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде.

Тамашачылар алдында Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Дамира Сәетова, Ринат Салихьянов, Лилия Хөсәенова, Алия Карачурина, Артур Шөгаепов, Ленар Шәймөхәммәтов, Лилия Гаязова, Фидан Бикмурзин, Илшат Шәйхуллин, Инсаф Абдуллин, Айнур Исламов, Рифкать Гафаров кебек мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә танылу алган артистлар һәм Башкортстан Республикасының “Хәзинә” тальянчылар халык ансамбле (ансамбль җитәкчесе Венер Шәрәфетдинов), “Сөмбел” халык бию ансамбле (ансамбль җитәкчесе Ринат Байморатов) чыгыш ясадылар.

Чараның концерт номерлары тәмамлангач сәхнәгә “Туган тел” бәйгесен башлап оештырып җибәрүчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов кыскача гына бәйгенең оешу тарихы турында сөйләп узды. Соңыннан гала-концертны тәмамлап сүзне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров алды. Үз чыгышында конгресс җитәкчесе Башкортстандагы татар җырчыларына соклануын җиткерде. Шулай ук Ринат Закиров катнашучы артистларга татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Мәгълүмат өчен:

«Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесе 1995 елдан уздырылып килә. 2011 елга кадәр конкурс Уфа шәһәрендә оештырылды, ә инде 2011 елдан башлап конкурс ике елга бер тапкыр Дүртөйле районында уза. Төрле елларда бәйгенең жюрилары булып Россия Федерациясенең атказанган артисты Идрис Газиев, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов, танылган җырчылар Нәзифә Кадыйрова, Марат Шәрипов, Дамирә Сәетова, Рәсим Низамов, Айрат Халиков,  хореограф Наталья Кондакова, аккомпаниатор-концертмейстер Гали Алтынбаев һ.б. булды.

Видео «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгы сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*