enrutat
Баш бит / Казанда узган “Печән базары – 2019” нәрсәсе белән истә калачак?
Казанда узган “Печән базары – 2019” нәрсәсе белән истә калачак?

Казанда узган “Печән базары – 2019” нәрсәсе белән истә калачак?

Печән базары ни ул? Сәүдәгәрләр өчен сату урыны. Сүз уңаеннан, бер генә кеше дә, тауарым сатылмый калды, дип зарланмады. Зилә Идрисова биредә алты ел рәттән катнашуын, баштарак авыррак барса да, быел тауар җиткерә алмавын сөйләде:

– Йөздән артык казылык алып килгән идем, берсе дә калмады. Махсус, шушы бәйрәм өчен как койдым, анысы җитмәде дә. Якшәмбегә каршы төндә йокламыйча какка чикләвекле тәмләткеч төреп чыктым. Ул да бетте. Үзем әзерләгән үлән чәйләрен күбрәк туристлар алдылар. Чамбыр, мәтрүшкә һәм башка үләннәрне Башкортстан тауларыннан җыям, кайсы чәйнең нәрсәдән файдалы икәнен аңлатып сатам. Кабан күле буенда чып-чын сәүдә рухы. Салават концертына килүчеләр дә монда кереп чыга, туристлар да килә. Шимбә көнне башка милләт вәкилләре күп булды. Бу чара турында беренче тапкыр ишетәбез, диделәр. Бәлки бөтен халык ишетерлек итеп реклама эшләргә кирәктер. Очраклы килеп, сыра эзләп йөрүчеләр дә булды. Андыйларга Печән базарының үзенчәлекләрен, милли тауарлар сатылуын аңлаттык. Алдагы елда Черек күл паркында узган иде. Анда Сабан туе рухында барды. Ләкин халыкны җәлеп итү ягыннан, Кабан күле буе отышлырак.

Отышлы дигәннән, “Түбәтәй” кафесы егетләре 450 данә өлеш, 500 өчпочмак сатуы белән мактанды. Ризык сатучылар быел бигрәк күп иде. Чәй сатучылар да җитәрлек. Чәй бәяләре 60 сумга кадәр, туңдырма бәясе 150 сумнан башлана. Моңа өстәп, оештыручылар ике казан пылау, 300 литр чәй сатылуын әйтте.
Печән базары – милләт өчен борчылучыларның пар чыгару мәйданы да. Аеруча җанлы аралашулардан “Ни өчен татар егетләре өйләнми?” (Ленария Мөслим), “Татар каенанасы ниләр күрми?” (Резеда Сафиуллина) билгеләп үтәргә була. Айрат Фәйзрахманов татарның милли коды турында, Туфан Имаметдинов татар шәһәр мәдәнияте турында сөйләде. Театр тормышына гашыйк булган яшьләр актер Фәнис Җиһаншадан осталык дәресләре алды. Әдәби мәйдан, балалар мәйданчыгы, фотозоналар актив эшләде.

Хәтерләсәгез, башта “Печән базары”на милли киемнән, һич югы берәр милли билгедән килү шарты куела иде. Быел андый таләп юк, әмма максатчан шушы чарага килүчеләр арасында калфаклы кызлар, чүәкле ханымнар, түбәтәйле егетләр шактый. Милли кием сатучылар алка, муенса, брошканы күпләп алуларын әйттеләр. Яулык сатучылар кызларның матур итеп яулык бәйләргә өйрәнергә теләкләре зур булуларын билгеләп үтте. Яшерен-батырын түгел, Печән базары милли киемнәрне популярлаштыруга саллы өлеш кертте.

Әлеге чара белән быел Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да танышты. Татар зыялылары да биредә булып, социаль челтәргә күпләп фотолар урнаштырдылар.

Наҗия Гыймадиева бу чарага Питрәч районыннан килгән. Әлеге бәйрәм берничә мәйданда үтсен иде, дигән теләген дә җиткерде ул. Кайбер җитешсезлекләр турында да сөйләде:

– Татар сәүдәгәрлеген, милли үзенчәлекне күрсәтә торган бердәнбер чара бу. Шуңа күрә аның турында бик күпкә алдан кычкырсыннар, хәбәре читтә яшәгән милләттәшләргә дә барып ирешсен иде. Мин үзем – укытучы, гомер буе татар теле һәм әдәбиятын укыттым һәм бу базарда йөргәндә, татарча аралашуны ишетеп, шатлыктан елыйсым килә. Катнашучыларга кайбер теләкләрем дә бар. Урысча сораучыга да татарча җавап бирергә тырышсыннар иде. Монда телне белеп тә сөйләшергә кыенсынган яшьләр килә, татарча эндәшкәч, алар да ана телендә җавап бирерләр иде. Милли сәүдәгә өлешем керсен дип, тастымалын да, татлы ризыкларын да алдым. Бик аз җирдә генә майка пакетлар бар, тауар сатасың икән, ул ягын да кайгыртырга кирәк. Алка-муенсаларны кызыгып карап йөрдем, бик матур, ләкин бер генә җирдә дә милли бизәкле чәч кыстыргычлары, чәч резинкалары һәм башкаларны күрмәдем. Оныгыма рәхәтләнеп алыр идем. Алка ясаучылар монысын да исәпкә алсыннар иде. Быел утыргычлар күп куелган, анысы өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт.

Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим исә, узган елны 8–10 мең кеше килсә, быел 20 мең, дип билгеләп үтте. “Программа бик бай булды. Көндез төрле экскурcияләр, лекцияләр булса, кичен татарча акустик концерт һәм кино карау оештырылды”, – диде ул. Концерт мәйданчыгында Тәбрис Яруллин күренде. “Бу бит – без башлап җибәргән чара, конгресста эшләмәсәм дә, монда катнашмыйча, ярдәм итмичә булдыра алмыйм”, – диде ул.

Базарда без дә булдык: фотога төштек, алма ашадык, мәчетләр турында лекция тыңладык, Гүзәлемнән матур итеп яулык бәйләргә өйрәндек, Риза Ишморатның нәсел-нәсәбе белән танышып, алар уйлап тапкан татарча өстәл уеннары алып кайттык.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*