tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме турыдан-туры күрсәтеләчәк
Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме турыдан-туры күрсәтеләчәк

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме турыдан-туры күрсәтеләчәк

Бу елның 31 июлендә дөньядагы барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен каршылый. Бәйрәм рухы һәр йортка керсен һәм милләттәшләребез дин кардәшләргә кушылып гает куанычын тоя алсын өчен, Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән торып 31 июльдә иртәнге сәгать 3.30-ан күрсәтелә башлаячак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.45-тә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.15-тә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 31 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 15.05 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналыда 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*