tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Иске Татар бистәсендә мөселман Яңа елын билгеләп үтәчәкләр
Казанның Иске Татар бистәсендә мөселман Яңа елын билгеләп үтәчәкләр

Казанның Иске Татар бистәсендә мөселман Яңа елын билгеләп үтәчәкләр

23 августта Казанның Иске Татар бистәсендә Һиҗри календаре буенча яңа 1442 елны бәйрәм итү узачак.

Чара Апанай мәчете территориясендә узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар һәм гарәп телләрендә вәгазь ишетә алачак. Биредә милли эшләнмәләр күргәзмәсе  дә эшләячәк.

Бәйрәмнең нәни кунаклары өчен тематик мәйданчыклар оештыру планлаштырыла. Биредә фудкорт та каралган. Анда һәркем милли ризыкларны татып карый алачак.

Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән оештырылачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*