tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның мемориаль зиратында сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерделәр
Казанның мемориаль зиратында сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерделәр

Казанның мемориаль зиратында сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерделәр

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мемориаль зират территориясендә урнашкан, сугышта ятып калган хәрбиләр истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерделәр. Шәһәрнең Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин мэриядә узган оператив штаб утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында „Ритуал“ муниципаль унитар предприятиесе мемориаль зират территориясендә урнашкан, Бөек Ватан сугышында ятып калган хәрбиләр истәлегенә куелган мемориалны реставрацияләде», — диде докладчы.

Идарә шулай ук үз акчаларына дүрт тол хатынга һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларына кабер ташлары урнаштырырга яки ремонтларга, шулай ук каберлекләрне тәртипкә китерергә булышты. Әлеге эшләргә барлыгы 569 мең сум акча сарыф ителде.

Быелгы язда зиратларны (шул исәптән Николай Ершов урамында урнашкан мемориаль зиратны) җыештыруда Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, яшьләр отрядлары һәм патриотик оешмалар катнашты.

Марат Ишкильдин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*