enrutat
Баш бит / Кенигсберг Әлмәндәре
Кенигсберг Әлмәндәре

Кенигсберг Әлмәндәре

Картлар сүзен капчыкка, яшьләр сүзен янчыкка сал, дигән борынгыларыбыз. Үткән атна азагында башкалабызда уздырылган тугызынчы бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында чыгыш ясаган иң өлкән делегат – 94 яшьлек милләттәшебез, Калининград шәһәре татар-мөселманнарының аксакаллар шурасы рәисе Хәким Биктиев, һичшиксез, шундый агаларыбызның берсе.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенда аңа республикабызның олы бүләген – “Дуслык” орденын тапшырды. Кичен олпат милләттәшебез белән сөхбәтләшеп утырдык.

– Олуг мөнбәрдән чыгыш ясаганда, Калининградта 74 ел яшим инде, дип сөйләдегез. Тумышыгыз белән Сез үзегез кайсы яклардан? Анда ничек килеп чыктыгыз?

–Мин 1925 елның 27 мартында Мордовия Республикасының Ләм­бер районындагы (хәзер Ромадан районына карый) Алтар дигән авылында туганмын. Татар дөнь­ясында яхшы билгеле Белозерье-Аккүл авылы янында гына ул. Өйдән чыксаң, Белозерье күренеп тора. Күптән туган авылымда булганым юк иде. Шөкер, бер танышым белән былтыр туып үскән җирләремне күреп, дога кылып  кайттык. Саранскига да кереп чыктык. 18 яшемә хәтле, Аллага шөкер, туган авылымда яшәдем. 1943 елның 7 гыйнварында мине ар­миягә алдылар. Әнием (Алла үзен ике дөньяда ярлыкасын) җиде яшемдә мине мәчеткә намаз укырга җибәрде. Авылыбызда 230 ел элек төзелгән борынгы мәчет бар. Черемәгән, какшамаган: бүген дә эшләп тора. Мин сабый чакта авылыбызда өч мәчет иде. Өч мәчеттән берсе, шушы борынгысы гына гыйбадәт йорты булып калды.  Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да Мордовиядә сак­ланып калган, эшләп торган бердәнбер мәчет булды ул. Икенчесеннән сельсовет, клуб ясадылар. Өченчесен мәктәпкә әйләндерделәр. Дөрес, инде хәзер, дин иреге килгәч, авылыбызда кабат өч мәчет эшләп тора. Үзәк мәчетне бик күркәм, зур итеп салганнар: шәт, анда меңләп кеше сыядыр. Гает вакытларында күпләргә урын да җитми кала, дип сөйләделәр. Аллага шөкер, намазга бик күп яшьләр килә икән.

– Туган авылыгызда туганнарыгыз бармы соң әле?

– Авылда энем яши иде. 2016 елны ул вафат булды. Хәзер анда, мин туып үскән нигездә аның улы тора. Озак яшәүнең бер читен ягы шул:  инде әти ягыннан да, әни ягыннан да якын кешеләрем калмады. Хәзер инде анда мине дә белүче кеше юк, мин дә анда берничә кешене генә беләм. Армиягә алгач, хәрби училищега керергә тәкъдим иттеләр. Училище бетереп, офицер булдым. 1944 елның 8 августында Литвада яраландым. Госпитальдә дәва­ланып чыккач, кабат фронтка җибәр­деләр. Шулай Кенигсбергка эләк­тем. Анда тагын яраландым. Терелеп чыккач, строевой хезмәткә ярамыйсың дип, мине хәрби комендатура карамагына  җибәр­деләр. Комендатурада  без – 87 офицер хезмәт иттек. Шәһәрдә совет власте урнаштырдык. Шул кешеләрдән бүген бер генә кеше – мин генә калдым. Шуңа күрәдерме, бик ямансу! Хәрби хезмәтне тә­мамлап, ялга чыктым. Шунда өй­ләндем, балаларыбыз туды. Төп­ләнеп тә калдым. Анда җитмеш елдан артык торам.

– Калининградта татар кызлары булмагандыр инде?

– Юк иде шул. Хатыным урыс кызы – Аня иде. Аның исемен Алия дип үзгәрттек. Аны беркем дә Аня дип йөртмәде, Алия дип белделәр. Үлгәч, кабер ташына да, Биктиева Алия, дип яздык. Иншалла, үлсәм, аның янына куярлар. Мин аңа татар телен, динебезне өйрәттем. Безнең динне ул бик каты тотты. Үлгән вакытында мине, улымны танымады. Әмма иман кәлимәсен әйтеп, Илаһым, Раббым, сөб­ханалла, сөбханалла, дип җан бирде. Аллага шөкер, балаларым Касыйм да, Наилә дә, татар телен белеп, динебезне хөрмәт итеп үсте. Билгеле, урам тәэсире көчле. Әмма үзең нык торсаң, телне, динне саклап була. Балаларым кечкенә вакытта урамнан кергәч, урысчага күчсә, без – татарлар, татарча сөй­ләшегез, дип кисәтә идем. “Әти, безгә авыр!” – дип зарлансалар да, бирешмәдем, каты тордым. Хәзер улым Касыйм да вафат инде. Бүген киленем тәрбиясендә яшим. Җыен мөнбәреннән чыгыш ясаганда яхшылап әйтеп бетерә алмадым шикелле. Балаларыбызга, оныкларыбызга яхшы тәрбия бирергә, телебезне, динебезне өйрәтеп, аларны татар итеп үстерергә кирәк. Аллага шөкер, минем балаларым, онык­ларым да татарча сөйли, исем­нәре дә – татарча.

 

– Калининград – шактый ерак җир бит. Анда татарлар да, мөселманнар да аздыр инде?

– 1980 елга хәтле бездә бернинди дини, милли оешма да юк иде. Әүвәл православ оешмасы барлыкка килде. Алардан соң яһүдиләр оешмасы теркәлде. 1991 елны без мөселман мәхәлләсе кору, мәчет салу артыннан йөри башладык. Безгә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бик нык булышты. Менә, Алла боерса, 6 октябрьдә Калининград мөсел­маннарының дини оешмасы оешуына, теркәлүенә 25 ел тулачак. Аны бер күркәм тантана итеп билгеләп үтәрбез дип торабыз. Шәһәребездә татарлар җиде-сигез мең чамасы. Ни кызганыч, мәчеткә йөрүче татарларыбыз бик аз. Шәһәр башлыгы Савенко, рәх­мәт яугыры, ике катлы, яхшы, кирпеч бинаны мәчет итеп тоту өчен  без – мөселманнарга мәң­гегә, бушлай бирде. Бу бина кайчандыр кальга-крепость булып хезмәт иткән. Биш йөз квадрат метр мәйданлы ул, янкормасы да бар. Янәшәсендәге паркны да безгә беркеттеләр. Без, мөсел­маннар, бүген шунда намаз укыйбыз. Калабызда мәчет булмаганда татар-мөселманнарны җомга намазына үз өемә җыя идем. Шә­һәребез мөселманнары зур мәчет төзи башлаган иде. Төрле сәбәпләр табып, аны төзеп бетерү эшен әле һаман сузып киләләр. Дөрес, әллә ни зур булмаса да, Гвардейская урамында тагын бер мәчетебез эшләп килә. Менә аны, Алла насыйп итсә, 6 октябрьдә рәсми рә­вештә ачарга җыенабыз. Мә­четләребездә җена­заханәләр дә булдырдык: мәет булса, юып-кә­фенләп, җе­наза намазын укып озатабыз. Элек өммәт­тәшләребез юучы эзләп аптырап йөри иде. Мәчеттә никах укыла, балаларга исем кушу мәҗлесләре дә уздырыла. Соңгы елларда Рамазан аенда һәр көнне йөз, йөз илле кешене җыеп авыз ачу мәҗлесләре үткә­рәбез. Искә төшерәм дә гаҗәпкә калам. Авылда торганда шактый ярлы, авыр яшәсәк тә, ураза тотарга тырыша идек. Укытучылар моны белеп, дәрес вакытында авызга су каптырып йөри. Алар күрмәгәндә суны тизрәк төке­рергә тырышасың. Хәзер нинди бәхетле заман килде: курыкмыйча намаз укырга, мәчет­кә йөрер­гә, ураза тотарга була. Гает вакытларында мөсел­маннарыбыз мәчетләргә сыймый. Ни кызганыч, башка диннәрне тотучыларга һәртөрле ярдәм күр­сәтеп торсалар да, Калининградта мәчет салу өчен җир алу бик кыен. Иншалла, безгә дә уңайлыклар туар дип өметләнәм.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*