enrutat
Баш бит / Кәрим Тинчуринга бюст куелды
Кәрим Тинчуринга бюст куелды

Кәрим Тинчуринга бюст куелды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында бөек драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринга бюст ачылды. Бюст авторы — сынчы, рәссам, Россия рәссамнары берлеге әгзасы Рөстәм Габбасов.

Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, күпсанлы тамашачылар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Кәрим Тинчуринның татар милли театрын булдыруга һәм үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. “Без Кәрим Тинчурин кебек шәхесләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз, — диде ул. – Аның драматургиясе, әсәрләре буенча куелган спектакльләр халыкның тормышын, кешеләрнең фаҗигале язмышын чагылдыра, аның иҗаты татар театрының алтын фондының зур өлешен тәшкил итә. Үз исемен йөрткән театрда Кәрим Тинчуринга бюст куеп, без бөек шәхеснең иҗади батырлыгы һәм сынмас көчле рухы алдында баш иябез”.

Бюст янына чәчәкләр куйганнан соң, тантаналы чара сезон премьерасы — Кәрим Тинчуринның «Утыз өч көн» автобиографик новелласы буенча куелган «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән дәвам итте. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Белешмә: Кәрим Гали улы Тинчурин – актер, режиссер, драматург, педагог һәм оештыручы, татар театры тарихында зур урын алып торучы бөек шәхес.

Татар драматургиясе классигы К.Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза губернасының Таракан авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, 1900 елда ул Казанга килә һәм вокзал яны ашханәсенә табак-савыт юуучы булып яллана. Аннан соң ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә кабул ителә, биредә ул 6 ел укый һәм үзлегеннән белем ала. 1906 елда мәдрәсәдәге эчке тәртипләргә каршы ризасызлык белдереп, җитәкчелек белән низагка керә һәм протест йөзеннән 87 иптәше белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга. Күрәсең, шушы вакыйгаларга нигезләнеп, 1906 ел ул үзенең беренче әсәрен – “Моназара” комедиясен яза. Соңрак Кәрим Тинчурин урманчылыкта хезмәт итә, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли.

1920 елда К.Тинчурин “Сәйяр” труппасына актер итеп кабул ителә. Шул көннән башлап ул үзен тулысынча сәхнәгә багышлый, татар театрын оештыручыларның берсенә әверелә. Бу зур һәм катлаулы хезмәттә аның күпкырлы сәләте төрле яклап ачыла. Театр эшендә ул үзен артист, режиссер, драматург, теоретик һәм труппа җитәкчесе буларак таныта. Театр репертуарын кайгыртып, К.Тинчурин “Хәләл кәсеп” (1910), “Шомлы адым” (1910-1912), “Беренче чәчәкләр” (1913) һәм башка пьесалар яза.

Актерлык тәҗрибәсендә К.Тинчуринга зур тырышлык, күп көч таләп иткән, театрда яңа куела торган әсәргә, үзе тудырган образга кагылышлы өстәмә мәгълүмат чыганакларына мөрәҗәгать итүне сораган рольләр белән эш итәргә туры килә. Тинчурин заманның әйдәп барган пьесаларында яшь интеллигентлар, драма әсәрләрендә исә яшь геройлар рольләрен башкаручы буларак таныла.

1918 елда К.Тинчурин «Сәйяр» труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. 1919 елда аны Мәскәүгә, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә чакырталар, биредә ул мәдәният бүлеген җитәкли. Аннан Көнчыгыш фронт Политидарәсе боерыгы белән фронт труппаларының берсендә эшли. Гражданнар сугышы елларында К.Тинчурин Кызыл Армия Политидарәсе каршындагы 13нче труппа баш режиссеры; 1920 елда – Самарада театр студиясе мөгаллиме һәм баш режиссеры, 1921 елда – Оренбург театр коммунасы җитәкчесе; 1922 елда Ташкентта Гыйльми Совет театры бүлегендә хезмәт куя. 1922 елның 8 ноябрендә К.Тинчурин Казанга кайта, Татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры итеп билгеләнә. Нәкъ менә шул чордан К.Тинчуринның иҗаты чәчәк ата башлый.

Бу елларда К.Тинчурин журналистлык, актерлык һәм иҗади эшчәнлеген актив үстерә. Драматург иҗади мирасының мөһим бер өлешен сатирик пьесалар тәшкил итә. Аның сатирик әсәрләре арасында «Йосыф-Зөләйха», «Сакла, шартламасын!», «Американ» һәм «Җилкәнсезләр» пьесалары аерым урын алып тора.

1920нчы еллар уртасыннан К.Тинчуринның иҗади эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар ала. Бу жанрда ул зур уңышка ирешә. Композитор С.Сәйдәшев белән берлектә иҗат ителгән «Зәңгәр шәл», “Ил”, «Кандыр буе», «Казан сөлгесе» һәм башка әсәрләр татар музыка сәнгате җәүһәрләре булып тора.

К.Тинчурин хикәя остасы да. Ул 9 новелладан торган «Мәрҗәннәр» автобиографик повесте һәм күп санлы хикәяләр авторы.

Шулай да, К.Тинчурин милли мәдәният тарихында режиссер-новатор буларак билгеле. Бу чорда ул зур уңыш белән үзенең пьесаларын куя, кайвакытта аларда үзе дә катнаша. Ул иҗатында тулыканлы образлар тудырырга, үз чорының рухын чагылдырырга омтыла, сәхнә эшчәнлегендә һәрчак шәхес булып кала.

1926 елда К.Тинчуринга “ТАССРның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. 1934 елда ул Язучылар берлегенә кабул ителә. Әдип әдәбият һәм җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә.

Әмма 1937 елның 17 сентябрендә, үзенең 50 яшьлек юбилееннан соң икенче көнне, К.Тинчурин кулга алына. Ел дәвамында аны НКВДның тикшерү изоляторында газаплыйлар. Олы кешене физик яктан кыйнап, рухи яктан изеп, аннан “гаебен тану”ын, башка гаепсез кешеләр өстеннән донос язуын таләп итәләр.

Әмма К.Тинчурин сынмый, гаепләү таләп иткән пунктларны имзалаудан баш тарта һәм берәүгә дә яла якмый. Шуңа күрә аны, шул чорның күп кенә корбаннарын кебек, милләтчелектә, советка каршы актив эшчәнлектә гаеплиләр, япон агенты дип атыйлар һәм 1938 елның 15 ноябрендә НКВД «өчлеге» карары белән атып үтерәләр. 1956 елда ул тулысынча аклана. Аның китаплары кабат бастырыла, әсәрләре сәхнәгә куела башлый.

1988 елда драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелә. К.Тинчурин – татар театрының күренекле әһеле, милли театрга нигез салучыларның берсе. Ул бөтен җанын, көч-куәтен шушы эшкә багышлады. Октябрь революциясеннән соң театрга килгән беренче һәм икенче буын актерлар үзләренең осталыкларын Тинчурин пьесаларында чарлады. Тинчурин драматургиясе кире сәхнәгә кайтканнан соң, узган гасырның 50нче еллары уртасыннан башлап, татар артистларының һәр буыны кабат аның пьесалары нигезендә җитди һөнәри әзерлек үтә, һәм бу татар театры актерының иҗади үсешендә гаҗәеп мәктәп булып тора.

Белешмә: Рөстәм Әнсар улы Габбасов 1956 елның 21 февралендә Башкортстан Рес­публикасының Салават районы Лаклы авылында дөньяга килә. 1978 елда Түбән Тагил шәһәренең педагогика институтында художество-графика факультетын тәмамлаганнан соң, Ленинград шәһәренә В.И.Мухина исемендәге Югары художество-сәнгать училищесында стажировка үтәргә юллама ала.  Озак еллар дәвамында ул Пермь өлкәсендә яшәп иҗат итә, әмма Казанны килеп күргән көннән соң, бу шәһәргә тәмам гашыйк була һәм монда күченеп килә. Ун елдан артык инде Р.Габбасов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының дизайн кафедрасы студентларына белем бирә.

Р.Габбасов үзен сынлы сәнгать остасы һәм көчле рәссам буларак танытты. Бүген ул – республикада сынлы сәнгать өлкәсендә иң актив иҗат итүчеләрнең берсе. Р.Габбасов эшләре Түбән Кама, Актаныш, Чистай шәһәрләренең үзәк мәйданнарын бизи.

К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат үзәге

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*