tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кире» фильмының беренче трейлеры чыкты

«Кире» фильмының беренче трейлеры чыкты

Былтыр Казан кинокомпаниясе «Кире» дип аталган ал кәҗәле комедия төшерүе турында хәбәр иткән иде.

Фильмның төп герое — Мансур (Фәнис Җиһанша) бик тиз үзәргән дөнья шартларына яраклаша алмый, ул үзенең элекеге дөньясын саклап калырга тырыша. Иске карашлы булуы һәм кирелеге аркасында ул туктаусыз кызык хәлләргә юлыга.

Фильмда Камал Театры артистлары Фәнис Җиһаншадан, Фирая Әкбәрова, Әзһәр Шакиров, Ришат Әхмадуллин, Олег Фазылҗановтан кала Эльмира Кәлимуллина, Гузәл Сибгатуллина,  Зөлфия Вәлиева,  Илфат Камалиев, Идел Кыямов  һәм Россиянең танылган актеры Камил Ларин һ.б. катнаша.

“Кире” фильмының режиссеры яшь кинематографист Рөстәм Рәшитов. Сценаристлары һәм икенче режиссерлары Дан һәм Илсөяр Дамаскиннар.
Фильм 2018 көзендә зур экранга чыгар дип көтелә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*