tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Клара Булатова исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле
Клара Булатова исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле

Клара Булатова исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле

Матур эшләр, игелекле гамәлләр дәвамлы була. Биш ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов инициативасы һәм Гыйльми совет карары белән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты,ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Клара Булатова исемендәге премия булдырылган иде. Яшь буында татар әдәбиятына, сәнгатенә карата мәхәббәт, иҗатка карата кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларга башлангыч бирү кебек олы максатларны күздә тота әлеге проект.

24 март көнне Әлмәт сәүдә–икътисад техникумында бишенче тапкыр укучыларга, студентларга Клара Гариф кызы Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.

Институт студентлары, укытучылары арасында дип кенә башланган бәйге кыска вакыт аралыгында республикакүләм масштабка күтәрелде. Уку йортының фәнни эшләр буенча проректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент һәм бәйрәмне алып баручы Рауза Гаррапова билгеләп узганча, “Очрашулар елда кабатланып торсын!” дигән сүзләр “амин” дигән сәгатькә туры килгән булса кирәк.

Быел чарада Татарстанның 18 муниципаль районыннан, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка район мәктәпләреннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты һәм башка уку йортлары студентлары катнашты. 2015 елда премиягә дәгъва иткән 320 эш кабул ителгән. Әлеге чараның киң җәмәгатьчелектә шундый зур кызыксыну уятуы чиксез шатландыра, әлбәттә.

2016 елгы премия тапшыру тантанасына бик күп мөхтәрәм кешеләр килгән иде. “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова да шагыйрәгә үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

– Хөрмәтле, Клара апа! Ходайдан бирелгән талантыгызны күп еллык тырыш хезмәтегез белән үреп, баетып, татар җәмәгатьчелегендә, татар әдәбиятында лаеклы урын алдыгыз. Сезгә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырылу иҗатыгызның, татар әдәбиятына керткән хезмәтегезнең лаеклы бәяләмәсе. Сез меңәрләгән татар хатын –кызлары өчен батырлык, тырышлык, фидакарьлек үрнәге булып торасыз,– диде ул үзенең чыгышында.

Положение буенча бәйгедә поэзия, проза, драматургия һәм җыр сәнгате юнәлешләрендә иҗат итүчеләр катнашты.Клара Булатованың иҗаты буенча язылган фәнни эшләр дә кабул ителде. Дүрт ел дәвамында әлеге бәйгегә 1300 дән артык эш кабул ителгән, 120 дән артык яшь иҗатчыга юл ачылган.

Тантаналы чыгышлардан соң сәхнә яшьләр карамагына күчте. Агымдагы елда төрле номинацияләр буенча республикабыз төбәкләреннән килгән 20 укучы һәм студент Клара Булатова исемендәге премия лауреатлары булып танылды. Алардан тыш иҗатлары аеруча кызыклы дип табылганнар махсус дипломнар белән билгеләп үтелде.

Бәйгене оештыручылар билгеләп узганча, быелгы иҗат эшләрендә Муса Җәлил, Габдулла Тукайга,туган тел темаларына,Клара Булатованың үзенә багышланган темалар тирән чагылыш тапкан. Иҗатка тартылучы яшьләрнең саны гына түгел, сыйфаты арту да нык сөендерә диләр алар.

Игелекле эшләр дәвамлы була дип әйтүебез очраклы хәл түгел. Бәйге уздырылган дүрт ел дәвамында, җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган дүрт җыентык: “Өмет тулы иҗат”, “Яңа җырлар шавы”, “Шушы якта туган җырлар”, “Күңелдә язлар кабатлана” дип исемләнгән китаплар дөнья күрде. Әлеге китаплар яшь авторлар өчен бәяләп бетергесез бүләк.

Сәхнә түрендә, тирән һәм күпкырлы иҗатына нигезләнгән рухи биеклектә, соклану һәм ярату катыш карашларга җавап итеп, тыйнак кына елмаеп утыручы Клара Булатова да үзенең җавап сүзләрен әйтмичә калмады. Ул ихлас күңелдән әлеге премияне булдыруга күп көч куйган шәхес Ильяс Салаховка, чараны оештыручыларга, катнашучыларга, гомумән, иҗат дулкынында тибрәлеп яшәгән милли җанлы яшьләргә, аларның укытучыларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*