tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Коръән – аһәң нуры” күргәзмәсе 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр “Манеж” күргәзмәләр залында эшләячәк
“Коръән – аһәң нуры” күргәзмәсе 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр “Манеж” күргәзмәләр залында эшләячәк

“Коръән – аһәң нуры” күргәзмәсе 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр “Манеж” күргәзмәләр залында эшләячәк

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан тарихи яктан әһәмиятле һәм сәнгати бизәлешле кулъязмалардан торган, гарәп телле текстларны тәшкил иткән бай Коръән коллекциясе тәкъдим ителә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан Коръәннәрнең уникаль коллекциясе 1995 елдан башлап, Кол Шәриф мәчете төзелешенә нигез салынгач формалаша башлады.

Шул вакыттан җирле халык, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән татар-мөселманнар революциягә кадәр басылган Коръән басмаларын, аның татар телендә язылган аңлатмаларын һәм Коръән фәннәре буенча нәшер ителгән дини китапларны булачак мәчеткә бүләк итеп тапшырдылар. Бу традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Коллекцияне Коръәннең хәзерге басмалары һәм Коръәннең борынгы кулъязма факсимиле бизәп тора – аларны дәүләт җитәкчеләре, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, Төркия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Палестина Автономиясе, Иран һәм башка күп кенә илләрнең танылган мәдәният әһелләре һәм фән эшлеклеләре тапшырган.

Күргәзмә көн саен 10.00дән 18.00гә кадәр (касса 17.30 кадәр), җомга көннәрендә 11.00 дән 20.00гә кадәр (касса 19.30 кадәр) эшли.

Билет бәясе: өлкәннәр өчен 150 сум, студентлар һәм пенсионерлар өчен 100 сум, 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен керү бушлай.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*