enrutat
Баш бит / Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсен кунак иттеләр
Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсен кунак иттеләр

Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсен кунак иттеләр

Бу көннәрдә Кукмарада “Ак калфак” чакыруы буенча Австралиядә яшәүче татарлар Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсе булып китте. Чыгышлары Арпаяз авылыннан булган бу нәсел соңгы елларда ел саен Кукмарага кайта.Аларны бу озын авыр юлга (самолетта очып кайту гына да 24 сәгать) туган якны җирсү хисе, туган-тумачаны табу теләге, балаларына үз Ватаннарын таныту, күрсәтү омтылышы этәрә.Бу юлы да алар сәяхәтләрен Арпаяздан башладылар. Авыл җирлеге рәисе Габделфәт әфәнде аларны үз туганнарыдай якын итеп каршы алды.Күпьеллык танышу аларны инде туганлаштырып бетергән.Әби-бабаларына зиарат кылу, үзләренең дә өлеше кергән мәчеттә булып,хаҗдан яңа гына кайткан хәзрәтнең зәмзәм суы, хаҗ күчтәнәчләре белән сыйлавы, бабаларыннан калган нигез,әле дә исән йортны күрү аларны чиксез дулкынландырды.Ә инде Әсәнбаштагы туганнары Хафизовлар гаиләсенең гадәттәгечә мул табын әзерләп каршы алып торулары,алар белән эчкерсез әңгәмәне алар торган җирләренә кайткач та хисләнеп сөйләрләр әле.Хәер, хәзерге заман электрон технологияләр заманында алар һәр көнне булган яңалыклар аша хәбәрләшеп, фотолар җибәрешеп торалар.

Көннең икенче яртысында аларны Кукмара музеенда “Ак калфак” әгъзалары көтеп тора иде инде. Анда шулай ук күппрофильле лицейның һәм Мәмәшир мәктәбенең “Ак калфак” балалар оешмасыннан да делегатлар катнашты. Ә инде Төрекмәнстаннан һәм Ленинградтан кунаклар булуы ямь өстенә ямь булды. Утырышта туган тел,глобальләшү чорында аны саклап калу, үстерү проблемасы турында җитди сөйләшү, фикер алышу булды.

Кунакларның балалар бакчасында булырга теләкләрен искә алып, аларны ике ел элек кенә ачылган “Кояшкай” балалар бакчасына алып бардык.Бу турыда аларга ике көн кала гына әйтелгән булса да, 4-5 яшьлек балалар белән бик матур итеп тәкъдим итте педагогик коллектив үзләренең бакчасын.Коллектив яңа гына “Исемең матур,кем куйган?” проектын башлап  җибәргән.Һәр ата-анага гаиләдәге исемнәренең мәгънәләрен ачыкларга, шәҗәрә төзү өчен әби- бабаларын белергә дигән максат куелган.Эш башланган:балаларның күбесе исемнәренең нәрсә белдерүен белә, шәҗәрәләр дә килә башлаган.Балаларның җыр-биюгә оста булуы да сокландыра.Алар татарча җырлый,бии беләләр.Һәркайсына милли татар киемнәре тектерелгән.Бакчада милли орнаментларны читеккә, алъяпкычка төшерү буенча дәресләр үткәрелә, инде бу юнәлештә күп кенә материал тупланган. Кирәкле һәрбер әйбер тәртип һәм  эстетик зәвык белән урнаштырылган.Балалар бакчасының материаль базасы да нык.Заманча технологик җиһазлар булу да педагогларның эшен җиңеләйтә, эстетик зәвык тәрбияли.Моның өстенә “Ак калфак” члены Лена…ның заманча изү-күкрәкчә эшләү буенча мастер-класс үткәрүе дә бик файдалы булды.Кунаклар да тәҗрибә тупладылар,үзләре белән эш үрнәкләре алып киттеләр.”Кояшкай”ның мөдире Аксанова Альбина Равил кызы бердәм тату талантлы  коллектив туплый алган.Аларның үзара җылы мөнәсәбәтләрен тою, яңалыкка омтылуларын күрү аралашуны җиңеләйтә,күңелдә җылы хисләр калдыра.

Түгәрәк өстәл артында исә милли ризыклардан авыз итеп, балаларга милли тәрбия бирү, туган телне өйрәтү юнәлешләре турында җитди сөйләшү булды.Бу сөйләшү бик үзенчәлекле формада барды: Австралия кунаклары үзләренең эш алымы турында сөйләсә,безнекеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.Мәсәлән,Австралиядә балалар  балалар бакчасында дүрт яшькә кадәр  бер генә ел тәрбияләнә,әзрәк укырга,үз-үзен мәктәптә тоту кагыйдәләренә өйрәнә.Аннан бер ел мәктәптә әзерлек курслары үтә һәм алты яшьтә беренче сыйныфта укый башлый һәм 12 ел укый икән.Ә менә туган тел гаиләдә өйрәнелә, өстәп атнага бер көн якшәмбе мәктәпләре эшли.Шулай булса да балалрын иманлы, туган телле итеп тәрбияли алалар икән.Ә бездә балалар 12-14 ел татар теле өйрәнсә дә,сөйләшү дәрәҗәсе ташка үлчим булып кала.Мондый чагыштырулар уйланырга мәҗбүр итә.Чөнки без гаепне гел үзебездән түгел,читтән эзлибез.Ике як та киләчәктә бергәләшеп, интернет аша аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәргә кирәк икән дигән уй-теләкләр белән таралыштык.Афаәрин, бу көн коллкетивта “Ак калфак” төзелү көне булып тарихта калыр, киләчәктә милли тәрбия бирү юнәлешендә иң алдынгылар сафында булыр.

Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җиһаншина З.Н

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*