tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында иң озын толымлы кыз кем?
Кукмара районында иң озын толымлы кыз кем?

Кукмара районында иң озын толымлы кыз кем?

“Озын толым” конкурсы хакында 7 июльдә интернет челтәре аша хәбәр иттек. Бәйге тиз арада зур кызыксыну уятты. Кукмара районының төрле авылларыннан кызлардан фотосурәтләр килде. Нәтиҗәдә, озын толымлы 52 катнашучы җыелды.

Шулар арасыннан 5 се финалга уза. Финал өлешендә, кызлар үзләре турында сөйләргә, чәчне озын итеп үстерүнең серләре белән уртаклашырга, үз киңәшләрен бирергә тиеш иде. Иҗади чыгыш та таләп ителде. Кызларның үзләренә дә стилист тарафыннан мастер-класс күрсәтелде.

Нәтиҗәдә, җиңүче исеменә районнның Күкшел авылы кызы Айсинә Вәлиева лаек булды. Аңа чәчтарашханәгә 1500 сумлык сертификат та тапшырылды.

Регина Хәкимҗанова

Кукмара

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*