enrutat
Баш бит / Кырык беренче ел балалары
Әтиләр, абыйлар, сеңелләр яу кырында батырлыклар күрсәтсәләр, тылда хатын-кызлар белән балалар үзләрен аямыйча эшләде.

Кырык беренче ел балалары


Без әтисез үстек тилмерешеп,
Ачыкканда ашау пешмәде.
Без дүрт бала үстек ачлы- туклы,
Аркабыздан биштәр төшмәде.
Әтилеләр пальто кигән чакта
Кырдан кайттык төнге икедә.
(Ш.Галиев. “Әткәйгә хат” поэмасы).

Җәй аеның аеруча саф һәм сандугач сайравы белән тулган аяз иртәсе… 1941 елның 22 нче июне, якшәбме көн.

Кечкенә генә салам түбәле йорт. Аннан үксеп- үксеп елаган кечкенә бала тавышы ишетелә. Баланың әнисе үз баласын күкрәгенә алып, юата башлый, әкрен генә бишек җырын суза. Аннан әтисе дә , улын юатыр өчен, көчле, киң күкрәгенә кыса. Бала бер мәлгә тынып кала һәм үзенең үтә яшел күзләре белән әтисенә карый. Әйе, шушы күзгә- күз очрашу мизгеле, минем бабам тормышында соңгысы була.

Бик тә күркәм башланган иртәне, шомлы радио тавышы баса.Тиздән радио туган илебезне фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата…

Минем бабам, Богатов Миннекасыйм Миннабутдин улы, ачы хәсрәтле, авыр сугыш елында туган бала. Бу кайгыны бөтен халык ил белән бергәләп күтәрә. Авылдагы ирләр-әтиләр, абый- сеңелләр, яшүсмерләр — барысы да үз теләкләре белән изге сугышка барырга ниятләрен белдерәләр. Шулай итеп, бабамның әтисе дә сихри тынлыкка чумган бер иртәдә, баласын соңгы тапкыр күкрәгенә алып, соңгы тапкыр хатынын кочып, Бөек сугышка китә. Әйтерсең, үлеп каласын сизенгән кебек: “Улым, мин сине бүтән күрә алмам”-дип соңгы тапкыр кочаклап- үбеп киткән. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!-дип озаткан якыннарын авыл халкы. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлары парларын, балалар аталарын изге яуга, көрәшкә озатканнар. Аларның исән-сау кайтуына өмет тә, ышаныч та аз булуга карамастан, Ватан өчен сугышка бөтен ил күтәрелә. Минем бабайның әтисен сугыш тартып ала, тик тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын дә озатырга кирәк. Бөтен авырлык, әлбәттә, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Гаиләдә бер генә бала булса да, минем бабайга яшәргә бик авыр була. Ачлы-туклы тормыш кичерәләр алар әнисе белән. Билдән карга батып урман кисәләр, кечкенә арба тартып, станциядән чәчүлек орлык та ташыйлар; көрәк белән карны да актаралар, саламын да өяләр, кибәнен дә куялар, сабан да сөрәләр; колхозда, фермада, да эре терлек карый, сигез яшенә кадәр бабам хәер соранып, һәр йорт саен кереп йөргән. Ул вакытлар өчен бу бик табигый күренеш, чөнки сугыш белән яралы илебездә, бабам кебек йөрүчеләр күп булган. Йорт җиһазлары булмаганга, әнисе белән алар идәндә ашаганнар, йоклаганнар.

Нинди генә авырлыклар күрмәсеннәр, нинди генә кыен шартларда яшәмәсеннәр, алар күңелендә өмет йолдызы сүнмәде. Әтисе сугыштан кайту өмете! Җиңү өмете! Һәр бала әтисенең җиңеп кайтачагына, яңадан әти кайгыртуын тоярга өметләнде. Хыял- өмет, теләкләрне хатлар ялгады… Тик Миннекасыймга әтисеннән хат килмәде, ул эзсез югалды.

Ниһаять, сугыш тәмам. Җиңү кемгәдер шатлык, сөенеч яше алып килде. Тик кемнәргәдер кайгы, хәсрәт яше. Шатлык катыш кайгы яше…

Сугыш бабамның әнисен тол , ә бабамны ятим итте. Бабам сүзләренчә: “ Әни кайгыдан елый, чөнки баламның әтисе сугыш кырында ятып калган, сөенечтән дә елый, чөнки сугыш беткән”- дип искә ала бик ямансу булганда.

Укуын да онытмый бабам, җиде яшендә ул укырга керә, ике ел укыгач, әнисе аны Мәскәү астындагы Тула өлкәсенә алып чыгып китә. Бу шәһәрдә әнисе аны рус мәктәбенә укырга кертә. Тик аны анда алмыйлар, чөнки ул русча яхшы белми. Шулай итеп, бер ел бераз русча өйрәнгәч, аны укырга алалар. Яхшы гына русча сөйләшергә, аралашырга өйрәнә минем бабай. 1950 нче елларда әнисе белән яңадан туган җирләренә, Буа районы Каракитә авылына, әйләнеп кайталар. Колхозда эшли башлый бабай, укуын авыл мәктәбендә дәвам итә. Мәктәп елларыннан соң ул, Буадагы училищега укырга керә. Анда ул шофер профессиясенә ия була, гомер буе яраткан эшендә эшли. Авылда аны бөтен кеше белә, ул игътибарга һәм хөрмәткә лаеклы кеше. 1962 елда ул үз гаиләсен булдыра. Менә инде 51 ел минем әбием Гөлшат белән алар бәхетле парлар булып яшиләр. Хәзерге вакытта алар 3 балалары, 7 онык-оныкчыклары тәрбиясендә бик куанычлы гомер кичерәләр.

Әйе, сугыш афәте бик авыр,канкойгыч һәм мәрхәмәтсез булды. Аның авырлыгын сугышның алгы сызыгында, ут астында йөрүчеләр генә түгел, тылдагы кешеләр дә үз җилкәләрендә татыды. Тылда балалар, хатын-кызлар, карт-корылар калды. Әтиләр, абыйлар, сеңелләр яу кырында батырлыклар күрсәтсәләр, тылда хатын-кызлар белән балалар үзләрен аямыйча эшләде. Нинди авырлыклар булса да сынмадылар, сыгылмадылар. Тылда эшләп, Җиңүне якынайттылар.

Бүген без тыныч тормышта, тыныч күк астында, әти- әнинең җылы кочагында яшибез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Бу киләчәкне булдыруга көч куйган, үзен кызганмаган тыл балалары, фронтовиклар алдында мин башымны иям. Бабамны бик яратам, аның шундый ачы язмышы минем күңелдә мәңге сакланыр, уелып калыр. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге өметсез!

Сочинениене Ш.Галиевның шигырь юллары белән тәмамлыйсыйм килә:

…Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.

VLUU L100, M100  / Samsung L100, M100

 

Ибраһимова Гөлкәй
5 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Гафурова Гөлчәчәк Канәфи кызы
Татарстан Республикасы
Буа муниципальрайоны
Алших урта гомуми белем мәктәбе

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*