tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң”чылар хәйрия акциясендә катнашты
“Кызыл таң”чылар хәйрия акциясендә катнашты

“Кызыл таң”чылар хәйрия акциясендә катнашты

Бүген, 15 гыйнвар көнне “Матбугат йорты” хезмәткәрләре “Чүпне балалар бәхетенә әйләндерәбез” дигән экология марафонында катнашты. Аны оештыручылар — Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән “Чиста Уфа” иҗтимагый хәйрия проекты.

Акциядә катнашу өчен бары тик чүптән арынырга — макулатура тапшырырга кирәк. Иске кәгазь җыюдан кергән табыш балалар церебраль параличыннан интегүче 7 яшьлек Эльдар Сафроновның сәламәтлеген ныгытуга тотынылачак. Табиблар малайга бигрәк тә диңгез климаты файдалы булачагын әйтә. Евпаториядә урнашкан “Содействие” гаилә-савыктыру үзәгендә дәвалану һәм яшәү 180 мең сумга төшәчәк. Гаилә мондый чыгымнарны күтәрә алмый. Шуңа да алар җәмәгатьчелек ярдәменә мохтаҗ.

Кеше кайгысына битараф булмаганнар аз түгел. Менә бүген дә баланы коткару нияте белән гәзитләр, китаплар, журналлар, картон кисәкләре шактый җыелды. Акциядә “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары хәбәрчеләре дә актив катнашты.

Материал kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*