tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Латвиядә “Татар ашлары – мәдәният мирасы” дигән китап дөнья күрде
Латвиядә “Татар ашлары – мәдәният мирасы” дигән китап дөнья күрде

Латвиядә “Татар ашлары – мәдәният мирасы” дигән китап дөнья күрде

“Татар ашлары – мәдәният мирасы” китабы Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте таравыннан бастырылган. Җәмгыятьнең рәисе – Ринат Ахунов. Проектның мөхәррире – Фаимә Турлая.

Татар ашлары китабы Рига думасы финанс ярдәмендә дөнья күрде. Бу китапта Латвиядә яшәүче татарларның милли ашлары җыелган. Милләттәшләребез, туган җиреннән еракта яшәсәләр дә, үзләренең милли гореф-гадәтләрен онытмаганнар.

Рецептлар ике телдә – татар һәм латыш телендә бирелгән. Китапта пәрәмәч, күбек, өрекле рулет, токмачлы аш, бавырсак, корт, гөбәдия, вак бәлеш рецептлары һәм башка төрле ризыкларны пешерү ысуллары китерелгән. Һәр рецептта – татарларның күңел җылысы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*