enrutat
Баш бит / Марат Кәбиров: «Без – суверен милләт»
Марат Кәбиров: «Без – суверен милләт»

Марат Кәбиров: «Без – суверен милләт»

Менә без үткәннәр белән мактанырга яратабыз. Татарлар – дәүләт тоткан халык, безнең бөек ханнарыбыз булган, дип җиппәрәбез. Мин кайвакыт үткәннәребезгә үпкә дә белдергәлим. Тиргим инде кайвакыт. Ханнар үзләре турында гына уйлаганнар, дәүләтне таратканнар, безгә бернәрсә дә калдырмаганнар, дим. Хаклы сыман тоелам. Бәлки, чынлап та дөрестер бу сүзләр. Мактануга күнеккән колак өчен генә ят кебек тоеладыр. Аннан соң мин аны үткәннәрне тиргәү өчен генә әйтмим бит инде, бүгенгеләребез дә ишетсен дип әйтәм.

Ә бүгенгеләр берни дә ишетмәгән, күрмәгән кебек тоела. Чынбарлыгыбызны бары тик без генә, әдәбият-сәнгать тирәсендә буталып йөрүчеләр генә аңлыйдыр, алар гына үзләрен җаваплы итеп тоядыр кебек… иде. Алар аңламый кала алмый инде. Без инде ул… Безнең бөтен булмышыбыз халык белән. Ул югала икән, без дә югалабыз. Шуңа без чәбәләнәбез инде, үзебезне дә, милләтебезне дә сакларга тырышабыз. И, безнең кызык якларыбыз да бар инде… Милләт турында бары тик үзебез генә хәстәрлек күргәндәй кыланабыз… Бездән башка ул берәүгә дә кирәкмидер кебек тоела.

Алай түгел икән. Әле менә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен күргәч, җанга җылы йөгерде. Аның да күңелендә милләт хәстәре икән бит, дип сөендем. Үткәндәге теге ханнарга булган үпкәләү юкка чыккандай тоелды. Бүген безнең Президентыбыз халык турында шундый яхшы фикерләр белән яши икән, бу инде – иртәгәбез дә булыр дигән сүз. Мин инде бу халыкның хакимиятне мактап, ялагайланып йөри торган баласы булмадым. Әйтәсемне гел кистереп әйттем. Тик яманлап кына йөреп булмый. Мактый торган гамәлләрен мактарга да кирәк. Мин аны мактыйм бүген. Аның өчен сөенәм.

«Без сувенир милләт түгел» диюен яраттым. Без – суверен милләт. Бәйсезлек безнең рухыбызда яши. Без бәйле була алмыйбыз, без дәүләтсез кала алмыйбыз. Безнең булмышыбыз шундый. Бәйлелегебез вакытлыча.

Дошманны читтән эзләү турында аз гына бәхәсләшеп тә була, патшалар белән бәхәсләшергә яраса. Ярыйдыр дип уйлыйм. Патша әйтә алмаган сүзне Шагыйрь әйтергә тиеш. Әйе, без үз язмышыбыз өчен бүтәннәрне гаепләргә тырышабыз. Бу дөрес түгел. Без үз-үзебезгә салган зарарны безгә беркем дә эшли алмый. Без кайвакыт читтән кергән идеяләр белән мавыгабыз. Без читләргә табынабыз. Үзебезнең кадерне белергә кирәк. Без – читләргә табына торган түгел, үзебезгә табындыра торган милләт. Кая барсак та, нинди булсак та, безне татар дип яраталар. Яратуны сакларга кирәк.

«Россия Федерациясе – тарихи Ватаныбыз» дигән сүз ошады. Менә без: «Татар бөтен Россия буйлап сибелгән…» – дип сөйләргә яратабыз. Татар сибелмәгән. Татарның иле – шушы. Ул гомер бакый шушы биләмәдә яшәгән. Бик күп халыкларны ише иткән, тиң күргән. Тарихчылар әйтергә курыккан фикерләрне Президент авызыннан ишетү рәхәт. Бәлки, бәхеттер дә.

Без үзебезнең туган җирдә яшибез. Һәм Президентыбызның үзем мөкиббән киткән сүзләрен китерәм: «Татарлар өчен азатлык – күпкырлы төшенчә: ирек, азатлык, хөррият дибез – барысы да Азатлык хакында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге. Һәм, әлбәттә, сәяси ирек тә. Ул хәзер бездә юкмыни? Без сабыйлар түгел, безгә кулыбыздан җитәкләп, карап-кайгыртып йөртүчеләр кирәкми. Кулыбызга бәхеткә ирешүнең әзер әмәлен китереп тоттыруны да көтеп утырмыйбыз. Телебезне, традицияләребезне саклау өчен дә, халкыбыз өчен кадерле нәрсәләрне киләсе буыннарга тапшыру өчен дә җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзер без. Нинди генә катлаулы тарихи вакыйгалар булса да, без бирешмәдек, нык тордык. Алга таба да шулай булачак».

Минем Аңа ышанасым килә.

Марат Кәбиров

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*