tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев Көньяк Уралда яшәүче өлкәннәрне хөрмәтләде
Марс Тукаев Көньяк Уралда яшәүче өлкәннәрне хөрмәтләде

Марс Тукаев Көньяк Уралда яшәүче өлкәннәрне хөрмәтләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә татарлар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Татарлар белән очрашуга багышланган чаралар кысаларында, Өлкәннәр көне уңаеннан Көньяк Уралда яшәүче милләттәшләребезне хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Кәбиров, “Татар рухы” милли-мәдәни татар мохтарияте җитәкчесе Кадиминур Таһиров катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады, Конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*