tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мегион шәһәрендә татар моңнары яңгырады
Мегион шәһәрендә татар моңнары яңгырады

Мегион шәһәрендә татар моңнары яңгырады

Кичә Мегион шәһәрендә татар моңнары яңгырады.

Зур концерт Мегион шәһәренең иң матур мәдәният сараенда үтте. Мегион шәһәрендә Зөһрә Бикташева җитәкчелегендәге “Болгар” татар милли – мәдәни үзәге халкы күңеленә туган як моңнары өстәп һәрдаим күңелле ял концертлары куеп тора дип алдан ук хәбәр иткән идек инде.

Менә кичә генә әле тагын аларда зур концерт булып үтте. Зөһрә ханым һәрвакытта үз хезмәткәрләренә җылы игътибарлы. Барының да күңелен күреп, олыларга олыларча карап, кечеләргә кечеләрчә карап матур итеп оешмасында халыкка хезмәт иткән алдынгыларга рәхмәт хатлары белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларның эшләре күпләргә үрнәк!

Бәйрәм мизгелләре Зөһрә Бикташева фото – сурэтләрендә.
Г.Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*