tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәхәббәт  һәм тугрылык” медале ияләре  
“Мәхәббәт  һәм тугрылык” медале ияләре   

“Мәхәббәт  һәм тугрылык” медале ияләре  

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов өлкәдәге үрнәк гаиләләргә  “Мәхәббәт  һәм тугрылык” медальләрен тапшырды. Утыздан   артык бүләкләнүчеләр арасында безнең милләттәшләребез дә бар.

Әлеге бәйрәм Ульяновск өлкәсендә  2009 елдан бирле билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне  Ульяновск  дәүләт университеты каршындагы “Мәхәббәт һәм гаилә” мәйданына өлкәнең иҗтимагый тормышында  актив катнашучы үрнәк гаиләләр  һәм  25, 30, 50, 60, 65 ел бергә гомер иткән парлар чакырыла.

Шушы ук мәйданда әле яңа гына парлы тормыш юлына басарга әзерләнүче яшьләрне теркәү дә үткәрелә. Аларны  өлкә башлыгы котлап бүләген тапшыра.

Россиядә гаилә көне уңаеннан уздырыла торган чараларга туры китереп,  моннан 5 ел элек Ульяновск өлкәсенең үз медальләрен дә булдырган иделәр.Тантанага җыелган 30 дан артык гаилә арасында Иске Кулаткы районыннан килгән  Рәшидә апа белән Рушан абый Ханбиковлар  да бар. Алар  гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыкан хезмәт ветераннары. 53 ел бергә гомер итеп 2  кыз үстергәннәр.

Өлкә башлыгы булдыклы һәм уңган гаиләләргә алтын һәм көмештән эшләнгән билгеләрне тапшырганда, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, “Менә бу гаиләләр өлкәбезнең генә түгел, илебезнең дә алтын фондын тәшкил итүчеләр” дип билгеләп узды.

Шәхси эмәкәр Рамил Абитов Ульяновск шәһәренең Тимер юл районында татар милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Ел дәвамында һәр төрле чаралар, хәйрия акцияләре уздыра.   Рамил һәм Сиринә Абитовлар гаилә корганга быел 30 ел булган.

30елдан артык парлы гомер итү дәверендә Сиринә ханымның да  үз тормыш законы, үз кагыйдәләре дә барлыкка килгән.

Бүләкләнүчеләр арасында 25 ел бергә матур гомер итүче Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзасы Рамис һәм Рамилә Сафиннар гаиләсе дә бар._DSC8552_result

Шул ук көнне   өлкә  Губернаторы “Россия көненә патриот тудыр!” акциясендә катнашып 12 июньдә бала тудырган гаиләләрне зур мәҗлескә чакырды  һәм бүләкләр тапшырды.

Быел бу көнне өлкәбездә 64 бала дөньяга килгән.  Шуларның 32се  малай, 32 се кыз. Ульяновск шәһәреннән Гөлсинә һәм Рушан Әмирхановларның беренче балалары моннан 20 ел туган булса, быел икенче кызларын-Алсуны алып кайтканнар. Гөлсинә 50 ягына чыкса да, куркып тормаган, тәвәккәлләгән.

Өлкәдә демографик хәлне яхшырту максатыннан,  моннан 8 ел элек губернатор Сергей Морозов   12 сентябрьне  “Гаиләдә аралашу көне” дип игълан иткән иде. Халык телендә аны ”Мәхәббәт көне”дип тә йөртәләр. Менә бүгенге залга да 12 сентябрьдән соң  9 ай узгач бала алып кайтучы әти-әниләр җыелган. Гөлнара һәм Рафаэль Богдаловның ике балаларының яшь аермасы  9 ел.

Мәҗлес азагында өлкә башлыгы 12 июнь 00 сәгатьтә балалары  дөньяга килгән гаиләгә “УАЗ-патриот” автомобиленең  ачкычларын тапшырды.

Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*