enrutat
Баш бит / Милләтебезнең мәңгелек кешеләре
Милләтебезнең мәңгелек кешеләре

Милләтебезнең мәңгелек кешеләре

Бу атнада  Стәрлетамакта яшәүче шагыйрә Земфира Муллагалиева шәһәрнең 11 нче мәктәбендә үткәрелгән очрашуга катнашкан. Ул шигырьләре, китаплары белән Башкортостан татарларын арасында популярлык казанган. Күптән түгел Уфада үткән «Татар кызы 2018» бәйгесендә атаклы ханымнар турында сөйләгәндә экранда Земфираның рәсеме, тәрҗемәи хәле дә күрсәтелде. Аның турында белешмәне  чибәрләр конкурсында катнашучыкызларның берсе матур итеп укып биргән иде.

Земфира Мулагалиева — Стәрлетамакта яшәүче шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе

Менә шундый  танылган шәхес — Земфира ханым ветераннар белән очрашуда үзе белән алып килгән кызыл хәрефләр белән басылган листовканы күрсәткән. Элекке елларда мондый кәгазьләрне Җиңү бәйрәме көнне вертолеттан  мәйданга сипкәннәр. Листовкага бастырылган сүзләрне иҗат итүче һәр кем  мондый хезмәте белән горурланыр иде. Земфира исә  листовкалардагы текстны үзе иҗат киткән булган. Чын күңелдән язган газиз фикерләрен, кайнар хисле сүзләрен күктән халыкка чәчү куандыра торган күренеш.

11 нче мәктәптәге очрашудан Земфира канәгать кайткан. Листовка текстын гына түгел, үзенең шигырен дә укыган  ул анда. Залда утыручылар арасында татарча шигырьне аңламаучылар да булмагандыр бәлки. Ләкин каршы әйтүче булмаган. Алдан ук сүз күтәреп, татарча шигырь укырга рөхсәт сораса, шикләнеп каручылар да  табылыр иде.  Шулай да  хәзер Земфира Муллагаиева  уйга калган. Дөрес эшләдемме икән? Сугыш татар җирендә генә бармаган, анда барлык милләтләр дә катнашкан? Бәлки русчага тәрҗемә текстны да укыйсы калгандыр?

Бу очрашуда Земфира фронтовик шагыйрь Сергей Орловның «ЕГО ЗАРЫЛИ В ШАР ЗЕМНОЙ…» шигырен  дә укып биргән.

Его зарыли в шар земной,
А был он лишь солдат,
Всего, друзья, солдат простой,
Без званий и наград.

Ему как мавзолей земля —
На миллион веков,
И Млечные Пути пылят
Вокруг него с боков.

На рыжих скатах тучи спят,
Метелицы метут,
Грома тяжелые гремят,
Ветра разбег берут.

Давным-давно окончен бой..
Руками всех друзей
Положен парень в шар земной,
Как будто в мавзолей…

1944

 

«…
…Үз куллары белән-
Көрәштәшләре, бары да
Күмделәр аны
Җир шарына…

Ә ул егет- бары
Гади солдат иде –
Юк чины, юк ордены…
Алды кочагына егетне-

Дуслары кулыннан.
Җир шары…
Әйтерсең, шул чакны-
Дуслары, мавзолей түренә
Салдылар солдатны!

(Земфира Муллагалиева тәрҗемәсе)

Сергей Орлов язган бу шигырьне миллионнар яттан белә.  Константин Симоновның «Жди меня, и вернусь…» шигырен, шулай ук  «Катюша», «Вставай, страна огромная» җырлары текстын белгән кебек..

Табигый ки, шундый сорау да туа: ә бездә, татарда андый әсәрләр бармы? Утка-суга кергән шагыйрьләр булганмы?

Ник булмасын? Яшьләргә, мәктәп балаларына өздереп шуны әйтергә кирәктер: Бар андый әсәрләр! «Җырларым», «Вәхшәт», «Ант», «Кыңгыраулы яшел гармун» кебек әсәрләрне белмәгән белемле татар кешесе бармы икән?  Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгать Хаким һәм тагы дистәләргә шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләр Орлов, Симонов, Твардовский шигырьләреннән һич калышмый. Ә үзләре? Күпме классик язучыларыбыз, яу кырында батырлык күрсәтеп, чит туфракка күмелеп калганнар. Аларның әсәрләре бүген дә арабызда яңгырый. Көн саен, авыл-шәһәр, мәктәп саен диярлек аларның әйтеп калдырган сүзләре хәзерге буынның рухын күтәрә..

Кулны китап киштәсенә сузып, иң якын торган һәм яңарак алып кайткан китапларны алам. Аларда чыккан язмаларны төрле телдә, төрле  урында укып бирергә лаеклы. Ягсуф Шәфыйковның бер китабында  Җиңү байрагын Рейхстагка элүчеләр турында язылган. Гази Заһитов турында сөйләгән  солдат-офицерлар дөреслекне яклап, рәсми байрак кадаган Егоров һәм Кантария турында: «Алар атакага бармадылар, рейхстагка соңрак килделәр» дигәннәр.

Гази, Газинур, Мөҗәй, Муса, Фатих, Абдулла Алиш кебек татар каһарманнарынының язмышлары җыр кебек тәэсирле һәм моңлы. Күпме китап, күпме җыр, мәкалә аларга багышланса да, әйтеп бетерерлек түгел. Альбина Абсаләмованы «Вечные люди» — «Мәңгелек кешеләр» дигән китабында фронтовик-әдипләр тасвирлана. Китапка кертелгән тәртип буенча әйткәндә, бу  сәнгатькәрләренең исемнәре һәм язмышлары моңлы бер җыр, симфония кебек яңгырый. Нинди шәхесләр бит! Габдрахман Әпсәләмов, Абдулла Алиш, Әнвәр Бакиров, Нур Баян, Мөнирә Булатова, Нәби Дәүли, Муса Җәлил, Риза Ишморат,Галия Кайбицкая, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Мәсгут Латыйпов, Әдип Маликов, Зәки Нури, Мәҗит Рафиков, Мөхәммәт Садри, Җиһат Солтанов, Фуат Таһиров, Рафаил Төхфәтуллин, Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, Сибгат Хаким, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин — иҗатлары да, тормыш юллары да сабак алырлык, «мәңгелек кеше» дип әйтерлек. Аларны тулырак исемлеген монда да карарга мөмкин.

kitaphane.tatarstan.ru

Кыскасы, татар әдипләренең каһарманлыгы турында чыганакларны өйрәнү, кызыклы язмышлар турында фактларны истә тоту бик кирәк. Аларның әсәрләрен һәрвакыт искә алу, туган телдә һәм башка телләрдә яңгырату урынлы булыр иде. Ә җиңү көнендә бигрәк тә. Журналистлар, рәссамнар, музыкантлар да алгы сызыкта булганнар. Татарча чыккан 16 фронт газетасының һәр кайсын кулга тотып карыйсы килә. Татар теле дә фашизмга каршы көрәш коралы булып хезмәт иткән ич!

Газиз әдипләребез, аларның иҗаты, туган телебез яуга чыккан көннәр онытылырга тиеш түгел.  Шуңа  күрә Земфира Муллагалиева күп милләтле аудитория каршысында да татар шигъриятен яңгыратырга тырыша.

Римзил Вәлиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*