tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли киемдә килгән өчен iPhone X
Милли киемдә килгән өчен iPhone X

Милли киемдә килгән өчен iPhone X

5 август көнне Черек күл паркында уздырылачак “Печән базары” фестивалендә iPhone X уйнатылачак

Шартлар:

  1. 5 август көнне “Печән базары” фестиваленә стилизацияләнгән милли киемдә килергә.
  2. Лотереяга үз исем-фамилияне, телефон номерын язарга (Лотерея барабаны фотозона янында торачак)
  3. Нәтиҗәләрне сәг. 19:00дә “Лекторий” мәйданчыгында игълан итәбез.

“Печән базары”ның программасы:

ДИЗАЙН-МАРКЕТ – 11:00-22:00 
Бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату.АШ-СУ – 11:00-21:00 
11:00-21:00 Казан кафе һәм рестораннарыннан ашамлыклар.
14:00 – 15:30 Төрле төбәкләрнең татар ризыклары белән сыйлау, рецептлар белән бүлешү һәм әлеге ашамлык белән бәйле риваятьләр һәм мәзәкләр сөйләү.

БИЮ FOR YOU – 14:00-16:00 
Һәр 15 минут саен Нигина Низамиевадан һәм кырым, әстерхан һәм себер татарларыннан татар биюләре буенча мастер-класс.

ЛЕКТОРИЙЛАР – 13:00-18:30 
13:00-13:30 Презентация книги “Хатира. Рецепты татарского счастья”.
13:30-14:00 “Татар театры: кичә, бүген, иртәгә?” – Нияз Игъламов.
16:15-16:45 Сөйләшләр марафоны.
16:45-17:15 Ирландизация юлы буенча татарлаштыру. Ничек татар әйберен сатырга? – Солнце внутри, Чәк-чәк музее, Илдар Әюпов, Visit Tatarstan.
17:15-18:00 “Регион 16: КамАЗ, Убыр, ОПГ и СССР тм” – Шамил Идиатуллин.
18:00-18:30 Татар мәгарифенең тарихы – Ян Гордеев.

АКУСТИК КОНЦЕРТ – 19:00-21:00 
Акустик музыка: Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев, Эльнар Байназаров, Ислам Калимуллин, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова.

СӘНГАТЬ – 12:00-20:00 
12:00-19:00 Радик Мусин һәм Назыйм Исмагиловтан арт-перформанс.
12:00-20:00 Гарәби каллиграфия күргәзмәсе – Исмәгыйлева Гөлназ Илдар кызы, каллиграф.

ЭКСКУРСИЯЛӘР – 14.00:17.00 
14:00-15:30 “Казан ханлыгы археологиясе” – Фаяз Хуҗин.
15:45-17:00 “Татарстанга – 100 ел” – Әскар Гатин.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ – 13:00-18:00 
Центр “Сабыйлар”, “Остабикә” иҗади студиясе, “Юлбасма” нәшрияте.

ГЫЙЛЕМ МӘЙДАНЧЫГЫ – 12:00-18:00 
12:00 – 18:00 «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият»нең сату ноктасы.
12:00 – 17:00 «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы.
13:00 – 14:30 Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү.
15:00 – 18:00 «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәр.

TATAR STYLE – 15:30-17:00 
Гөлназ Сәфәровадан уңыш тарихы – Гөлназ Сәфәрова, “МИН” тапшыруының алып баручысы.
Милли акцент белән стиль – Мира Рахмат, дизайнер.
Лекторий дәвамында визажистлар кызларны бизәндерә, киңәшләр бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*