tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы үтәчәк
«Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы үтәчәк

«Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы үтәчәк

Агымдагы елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендә «Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы уздырыла.

Киңәшмәдә VI  Бөтендөнья татар конгрессының съездында сайланган һәм расланган президиум әгъзалары катнаша. Утырышта IX Бөтенроссия татар дин әһәелләре җыенына, Бөтендөнья татар конгрессының  җиденче чираттан тыш съезды әзерлек эшләре һәм башка мәсьәләләр каралачак.

Кичен «Милли Шура» әгъзалары   Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе бинасында узачак республикакүләм  «Татар кызы» бәйгесенең финалын караячак.

Шунысы да игътибарга лаек, президиум утырышы алдыннан, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советының утырышы да үтәчәк. Анда да шулай ук,  IX Бөтендөнья дин әһелләре җыенына  әзерлек эшләре һәм башка мөһим мәсъәләләр күтәреләчәк, дискуссион мәйданчыкларның исемнәре һәм эчтәлеге буенча фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*