tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли шура” рәисе Удмуртиядә
“Милли шура” рәисе Удмуртиядә

“Милли шура” рәисе Удмуртиядә

Бүген, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның инаугурация тантанасында катнашты. Шулай ук «Милли шура» рәисе Удмуртиягә сәфәре кысаларында  “Халыклар дуслыгы” йортында Удмуртия Республикасының татар активы белән дә очрашты.

Әлеге очрашу вакытында Васил  Шәйхразиев,  Казан белән күбрәк онлайн аралашырга, Интернет челтәрен күбрәк кулланырга, милли эштә яшьләргә таянырга чакырды. ТИҮ, татар автономиясе, “Иман берлеге” оешмаларнының бердәм, дус эшләвенә югары бәя бирде. Бу уңайдан, “Халыклар дуслыгы” йорты җитәкчесе Татьяна Боталова һәм милли сәясәт министры Лариса Буранова белән аралашуда, бәлки, биредә милли оешмалар өчен тәҗрибә уртаклашу буенча форум кебек берәр чара оештырырга кирәк дигән фикерен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*