tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразиевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Республика көне ул – Татарстандагы 115тән артык милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштергән зур вакыйга. Без Татарстаныбызның кайсы гына шәһәрендә,  район-авылларында  яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз. Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык  уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*