tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мин дә Флорид абый укучысы
Мин дә Флорид абый укучысы

Мин дә Флорид абый укучысы

Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов – кайта-кайта искә төшергән остазым, җитәкчем, хезмәттәшем.

Әле кайчан гына без, бер төркем “авыл кабартмаларына” гуманизм, кешелеклелек принципларын өйрәткән иде. Кеше мәнфәгатьләрен кайгырту кебек катлаулы төшенчәләрнең асылын үз үрнәгендә өйрәтте. Ул беркайчан да дәрестә яисә киңәш рәвешендә нотык сөйләмәде, әмер бирмәде, мәҗбүриләмәде. Кешелеклелек сыйфатларының нинди булырга тиешлеген аның гамәлләреннән күреп өйрәндек.

Дәрес вакытында бер рус сүзе кыстырмый татар телендә сөйли иде, гәрчә журналистика нигезләре дәресе бик күп терминнарга бәйле. Өстәвенә, ул укыта башлаган елларда фәнни вә гамәли журналистикага кагылышлы татарча дәреслекләр булмаган диярлек.

Татар журналистикасын фәнни кимәлдә өйрәтүне ул Гази Кашшаф, Розалина Нуруллина, Мөнҗия Мәрдиева, Илдар Низамов, Альберт Айнетдинов, Васил Гарифуллин, Сәмигулла Хәйретдиновлар белән киңәшләшеп, бер кафедрада эшләп гамәлгә ашырды. Санап кителгән һәр укытучы үз заманы өчен танылган журналист, шул ук вакытта фәнни өслүпнең дә үз кануннарын белеп студентларга гади генә итеп аңалата белүчеләр. Моны дәлилләү өчен укучылары Нәбирә Гыйматдинова, Марсель Галиев, Вахит Имамовлар исемен атау да җитә.

Флорид Әгъзамов мөдир булып эшләгән чор укытучыларыннан арабызда Илдар Низамов бар. Ул әле дә яза, радиода тапшырулар әзерли. Илдар абый үз сүзен укучыларына еш кына китап итеп туплап җиткерә. Бүген тагын бер “Телбизәк дөньясында” китабын типографиядән алып таратты.

Шулай ук Васил Гарифуллин да остазларының эшен дәвам итә. Аның җитәкчелегендә бүген Казан федераль университетында “Әгъзамов укулары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узырылды.

Конференция Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория ачу тантанасыннан башланып китте. Бирегә һәркем, студент булсынмы ул, әллә “зур урында эшләүчеме” Флорид абыйны искә алырга үз теләге белән килгән, тиеш булганга яисә мәҗбүриләп түгел. Шуңа да чыгыш ясаучыларның фикерләре чын күңелдән, йөрәктән әйтелде.

Гадәттә, мактанырга яратмыйм, Флорид абыйдан сеңгән “чир”дер күрәсең, ләкин бүген искәрмә ясыйм әле. Мин дә Флорид абый укучысы, ул мине дә татар журналистикасы кафедрасына эшкә урнаштыру өчен җитәкләп проректор Замовка алып керде. Аның бик күп укучысы әти кебек кеше иде дип искә ала. Шушындый затны әти дип әйтмичә ни дип әйтергә мөмкин соң?!… әтидән бик иртә ятим калдык.

Мөршидә Җиһан, (авторның “Фейсбук” челтәрендәге сәхифәсеннән алынды)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*