enrutat
Баш бит / Моң патшабикәсе
Моң патшабикәсе

Моң патшабикәсе

Башкортстанның Варҗи елгасы тугаенда Чияле тауга сыенып утырган Котлыяр авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга хас йомшак, ягымлы, киң сулышлы бик матур тавыш биргән. Профессиональ телдә әйтсәк, җырчының тавышы – меццо-сопрано. Ул бүген дә рәхәтләнеп халкыбызның озын көйләрен башкара. Аның репертуарындагы һәр җыры тамашачы күңеленә үтеп кереп, күңелнең әллә кайдагы кылларына кагыла. Халык җырчысы һәр җырына үз бормаларын, үз бизәкләрен, үз табышларын куша. Хәмдүнә Тимергалиева башкаруындагы халкыбыз җырлары да, композиторларыбыз әсәрләре дә татар җыр тарихында үз урынын тапкан бәхетле җырлар. «Җомга», «Ах, җаныем суларда», «Ялгыз каен», «Уф, йөрәгем» кебек җырлары милли мирасыбыз булып киләчәк буыннарга да барып җитәчәгенә шик юк. Бүгенге тамашачы  бәхетле. Чөнки без моң алиһәсенең җырларыннан җан азыгы, рух ныклыгы, илһам алабыз…

Олы җанлы, нечкә күңелле, халкыбызның легендар җырчысы Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА бүген безнең «Халкым минем» газетасында кунакта.

 

Хәмдүнә апа, сез чын мәгънәсендә халкыбыз җырчысы. Моны һәр чыгышыгызда тамашачыбыз исбатлый, аягүрә басып, алкышлап каршы ала. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен шактый тир түгәргә кирәк булгандыр. Артка борылып карасак, сез инде ничә ел сәхнәдән татар җырын дөнья буйлап сибелгән татар тамашачысына җиткерәсез?

– Гомер тиз уза икән ул… Сәхнәгә чыкканыма менә әле кичә генә кебек, баксаң 50 ел вакыт узган да киткән. Казанга килеп иҗат итә башлавыма да 40 елдан артып китте бит. Вакыт инде чәчләремә «бәсләр» сипте. Быелгы ел минем юбилей елым да бит. Ике юбилей бергә туры килә. Иҗат тормышыма – 50, үземә 24 нче майда 70 яшь тула, Алла боерса. Ураза булу сәбәпле, мин аның тантаналы өлешен октябрь аена күчердем. Яхшы итеп үткәрермен дип уйлыйм. Әле дәрт-дәрманым бар, үземне 17 яшьлек итеп хис итәм, Аллаһка шөкер. Минем җырларымны яраткан, иҗатыма битараф булмаган тамашачыны көтеп калам.

Хәмдүнә апа, сезнең бит беренче профессиягез иҗат белән бәйле түгел.

– Беренче профессиям буенча мин – автомат телефон станциясе монтажлаучысы идем. Мин генә түгел, сеңлем Әлфинә дә, апам Лилия дә олы апабыз Иданың кул астында эшләдек. Ида апа шушы хезмәте өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән кеше. Татарстанда да аның эшләгән хезмәте бар. Зәй ГРЭСына ул сигнализацияләр эшләде. Казан аэропортның 1 терминалына сеңелем дә, җизнәм дә, апам да сигнализация куюда катнаштылар. Уфадагы УПМР-ВПМТ-5 дигән оешмада безнекеләрне «Тимергалиевлар династиясе» дип йөртәләр иде. Мин дә алар белән. Стремянка башында штативларны ябыштырганда, менәм дә җырлап утырам. Яхшы хәтерлим, Стәрлетамакта химзаводта эшли идек. Апам әйтә: «Монда музыка училищесы бар, апаем, әйдә барып, тыңланыйк әле», – ди.

Имтихан вакытында җырладым, аннан ритмны карадылар. Мин ритмнан мәңгегә дә чыкмыйм – Ходай биргән. Шуннан тарихтан – телдән, рус теленнән диктант язып Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесы студенты булдым. Ходаем миңа җыр дөньясына юл ачты. Әй, укытучыларым әйбәт иде. Пианинодан – Сергей Погорелов, сольфеджиодан – Рәис Кинҗәбулатов, Факыл Садыйков кебек көчле укытучыларда укыдым.

Менә миннән бүген музыкаль грамотаны, гармонияне йокымнан уятып сорасыннар – барысын да тезмә итеп сөйләп чыга алам.

Хәмдүнә апа, хәтерегез Аллага шөкер сезнең. Менә әле китап өчен язган язмаларыгызны укып чыктыгыз, тыңлап утырганда  күз алдына әтиегез, аның фаҗигалы ачы язмышы да күз алдына килеп баса. Барысын да хәтерлисез.

– Әткәй янында үстем мин. Нинди ирләр эше бар, барысына да мине әткәй өйрәтте, кая гына барса да, малае урынына мине алып барыр иде. Бик юксынам әткәйне.

– Югыйсә, уллары да булган бит инде, Хәмдүнә апа.

– Безнең абый кечкенәдән гармунда шәп итеп уйнады, бик шәп җырлый иде. Гомумән, иҗат кешесе. Җырчы булып китсә, бик күренекле җырчы булыр иде ул. Ләкин абый башка һөнәр сайлады, гомер буе урман хуҗалыгында җитәкче булып эшләде.

Абый поэмалар, шигырьләр яза. Аның язган әсәрләрен күрсәң, шул хәтле көчле. Әле күп язучылар арасында алай яза алмаганнар бар. «Абый берсен генә булса да укучыга җиткерик, бир әле», – дим, берсен дә бирми, үзендә саклый. «Шулхәтле язучылар булган вакытта буталып йөрмим әле», – ди. Менә шушындый үзенә бер төрле нык характерлы кеше инде ул абый.

Сезнең барыгызда да характер бар. Хәмдүнәдә юкмени характер?!

– Минеке дә Аллага шөкер. Менә күрәсезме соңгы вакытта эстрада сәхнәсенә күпләп яшьләр килә, әзрәк башы күренеп күтәрелә башлады исә, хәзер яшь җырчыга чүп өя башлыйлар. Шулай бит? Мин килгән вакытта да шулай булды. Шушы авырлыкларны җиңәрлек көчем булган. Рухи яктан көчле булганмын. Хәзер искә төшереп утырам да, «ничек акылдан язмадым микән, көчле ихтыярлы булганмын икән», димен.

Тормыш дәвам итә. Әле шул авырлыкларны җиңеп, 70 яшькә җиткәч, яшәгән булып чыгам бит инде мин. (көлә)

Бүгенге көндә тормышыгыздан кәнәгатьме, Хәмдүнә апа?

– Шөкер итеп яшим, тыныч тормышта яшибез. Иң зур кыйммәтле байлыгыбыз шул безнең. Менә күреп торасыз Украинаны. Алла гына сакласын. Акыллы безнең җитәкчеләребез. Безнең тынычлыгыбызны саклаган өчен, минем аларга рәхмәт әйтәсем килә. Тынычлык, сәламәтлек булса, яшәргә була. Мин шуннан кәнәгать.

Тиздән 70 яшьлеген билгеләп үтәргә җыенучы Хәмдүнә нинди ул?

– Бүгенге Хәмдүнә, русча әйтсәк, «возмужавшая женщина». Дөнья ныгытты, дөнья җиле нык какты. Элек юк-бар сүзләр булса да, кайгырып йокламаган төннәрем күп булды. Берсендә: «Илһам абый, бигрәк исемне пычраталар, нишләргә инде? Ничек шуннан котылырга инде?» – дим. «Әй, юләркәем, Хәмдүш, начар яктан булса да, яхшы яктан булса да сөйләп торсалар, син яшисең. Сөйләмәсәләр, син беркемгә дә кирәкмисен», – диде Илһам абый.

Хәзер инде бернәрсәгә исем китми. Җилкәм каешланды. Мин үлемнән дә курыкмыйм.

Хәмдүнә апа, менә соңгы вакытта зур шәхесләребезне, җырчыларыбызны Әлфия апаны, Илһам абыйны югалттык. Татар җыр сәнгате бушап калган сымак булып тоелмыймы сезгә?

– Ходай Тәгалә биргән җырчыларыбыз китте. Татар эстрадасы, җыр сәнгате ятим калды. Ул дәрәҗәдә җырлаган җырчылар юк. Алар үлмәс шәхесләр.

Беркөнне зиратка бардым да, Әлфия апаның кабере янында тукталдым. Күрәм, Әлфия апаның кабере янында карчыклар тезелеп баскан да дога укып торалар. Бу бит үзе үк Әлфия апаның халык өчен нинди хөрмәтле җырчы булганын аңла… Ә Илһам абыйны үлгән итеп хис итмим. Әле дә яши, исән кебек. Кайсыбер вакытта иртән уянып киткәч Илһам абыйның хәлен беләсе килү хисе туа. Күңелемдә яши… Озак еллар аның группасында эшләгән кеше бит мин. Илһам Шакировның тын алышына хәтле беләм. Дөресен генә әйткәндә, мин Илһам абыйдан җырлау ысулын ныгытып өйрәнгән кеше. Вакытында аны көн дә тыңлый идем.

Хәмдүнә апа, без сезне бик яратабыз. Очрашып сөйләшкәч, сездәге энергия безгә дә күчә. Ходай Тәгалә сезгә сәламәтлек, озын гомер бирсен. Яратып, яратылып, халкыбызның моңлы патшабикәсе булып, озак еллар татар сәхнәсендә хезмәт итәргә язсын сезгә!

– Рәхмәт. Күпме бирелгәндер гомер, шуны рәхәт итеп яшәсе иде. Халкыбыз, телебез, җырыбыз яшәсен!

Гөлназ ШӘЙХИ

«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы

2019 ел, март

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*