tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мондый чаралар вакытында укучылар төрле милләтне берләштерүче ул-тел икәнлегенә тагын бер кат инана
Мондый чаралар вакытында укучылар төрле милләтне берләштерүче ул-тел икәнлегенә тагын бер кат инана

Мондый чаралар вакытында укучылар төрле милләтне берләштерүче ул-тел икәнлегенә тагын бер кат инана

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтүне Свердловск өлкәсендәге Әртә-Шигер мәктәбе укытучылары, укучылары һәм ата-аналар ел саен бергәләп оештыра. Быел да нәкъ шулай була.

Атна буе укучылар тел белән бәйләнгән материаллар җыеп, өйрәнеп, аларны туплап,  үзенә бер эзлекле эш башкардылар. Ә 21 февраль нәтиҗәләр чыгару көне булды. Мәктәптә “Халыкара туган тел көне” темасына сыйныф сәгатьләре узды, китапханәдә “Татар китаплар киштәсе” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды (китапханәче Юнусова Лилия Актразаковна).

Туган телгә багышланган әдәби газета, плакатлар бәйгесе дә үткәрелде. Анда 4 сыйныф укучылары җиңде (татар теле укытучылары-Бархаева Резеда Рамазановна). “Китапка ничә яшь?”акциясендә  4 сыйныф укучысы Ренат Бархаев беренче. Ул китергән китап 1964 елны бастырылган (Идрис Туктар “Ике егет”).

1-2 сыйныф укучылары тел турында мәкаль, әйтем җыентыкларын ясадылар. 6-9 сыйныф укучылары татар телендә ребуслар эшләде (җитәкчеләре Кадыйрова Альбина Нуртдиновна). “Туган телем кадрда” дигән фотобәйгедә 5-6 сыйныфта укучы кызлар җиңү яулады. Ә менә 5 сыйныф укучылары “Татар телем, туган телем, син минем” дигән фильм төшерделәр.

2019 ел “Театр елы” дип иглан ителде, шунлыктан безнең бию яратучы укучылар “Без татар балалары” дип исемләнгән флешмоб та ясады (җитәкчеләре Хатамова Гөлназ Рифовна). Укытучылар шулай ук интеллектуаль уеннар, дәресләр  оештырды. Мондый чаралар вакытында укучылар төрле милләтне бердәм итеп торучы ул-тел икәнлегенә тагын бер кат инана, дип хәбәр итә Свердловск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*