tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман киносы фестивале ачыла
Мөселман киносы фестивале ачыла

Мөселман киносы фестивале ачыла

Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә уза торган кинофорумда мөселман киносының иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Менә инде дистә елдан артык безнең Татарстанда башкаларга өлге булырдай картиналарның премьералары уза. Бөтендөнья халкы мөселманнары турында, аларның әдәп-әхлагы хакында, шулай ук аларның бүтән халыклар белән мөгаләмәсе җәһәтеннән күп мәгълүмат бирелә.

Форумда катнашу өчен дөньяның 50дән артык илендәге режиссерлар һәм продюсерлардан 703 (узган ел 629)  гариза җибәрелгән иде. Шул исәптән Татарстаннан 18 фильм алынган. Шуларның 6сы  конкурс программасына кертелгән. Моннан тыш, форумның параллель программаларының берсе татар әдәбияты классиклары Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Әпсәләмов иҗатларына багышланган фильмнар тәкъдим итәчәк. Кино елы уңаеннан язмышлары Татарстан белән бәйле Россия киносының күренекле эшлеклеләре килүе көтелә. Алар арасында  Ренат Ибраһимов, Рәшид Сафиуллин, Ирида Хөсәенова һ.б. бар. Ә язучы Денис Осокин текстлары буенча тудырылган һәм халыкара бүләкләр яулаган фильмнарга ретроспектива оештырылачак. Шулай ук матур гадәткә кергән Европа фестиваль киносы, танылган режиссерларның фильмнары ретроспективасы, мөселманнар тормышы һәм көнкүреше турында кинотасмалар, балалар өчен программалар булачак. Мөмкин кадәр киң рәвештә — архив раритетларыннан алып, заманча тасмаларга кадәр – Россия киносы тәкъдим ителәчәк.Фестивальнең белем бирү өлешен II “Время кино” яшьләр форумы тәшкил итәчәк. Узган елны ул беренче тапкыр уздырылган иде. Форум профессионаллар берләшмәсе тарафыннан уңай бәя алырга өлгерде инде. Быел да биредә Россиянең төрле кино мәктәпләре, шул исәптән Никита Михалков Академиясе, РФ Кинематографчылары берләшмәсенең Яшьләр үзәге, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты һ.б. мөгаллимнәреннән презентацияләр һәм мастер-класслар уздырылачак.

Быел фестиваль бүләкләре өчен 60 номинант көрәшәчәк: тулы метражлы уен, тулы метражлы документаль, кыска метражлы уен, кыска метражлы документаль һәм анимацион метражлы форматтагы гадәти эшләрдән тыш, яңа бәйге номинациясе кертелгән – “Яшь Россия”. Аңа Россия авторларының төрле жанрдагы тасмалары һәм альманахлары кергән. Жюри рәисе – танылган кино режиссеры, Россиянең халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Прошкин. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, быел жюри әгъзалары ике секциягә бүленеп эшли. Беренче секция төп конкурс программасына кергән эшләрне бәяли. Икенчесе «Яшь Россия» номинациясендә вердикт чыгарачак. Бу яңалык Казан кинофестиваленә быел яшь режиссерлардан эшләр күп килүгә бәйле, ди оештыручылар. Фестивальне оештыручылар һәм сайлап алу комиссиясе фикеренчә, яшь авторларга ярдәм йөзеннән булдырылган «Яшь Россия» номинациясенә жюри тарафыннан да тиешле игътибар булырга тиеш.

Төп конкурс программасына Әфганстан/Франция режиссеры, сценарист, продюсер Сиддыйк Бармак, Төрекмәнстаннан режиссер, кинооператор Усман Сапаров ,Үзбәкстан/Россия режиссеры, сценарист Йосып Разыйков, Татарстаннан кинооператор Валерий Севастьянов бәя бирәчәк.«Россия молодая» номинациясен режиссер, сценарист, актер, композитор Юрий Быков һәм режиссер, сценарист, продюсер Татарстан егете Алексей Барыкин тикшерәчәк.

Быел конкурс программасыннан тыш һәр жюри әгъзасының фильмнарын күрсәтү оештырыла. Жюри рәисе Александр Прошкин тамашачыга үзенең «Райские кущи», «Искупление» картиналарын һәм яңа «Охрана» фильмын, Усман Сапаров – «Ангелочек, сделай радость», «Мужское воспитание», Сиддыйк Бармак – «Опиумная война»; Алексей Барыкин күптән түгел төшерелгән «Семейные хлопоты» һәм кыска метражлы документаль фильмнарын тәкъдим итәчәк.
Йосып Разыйков һәм Алексей Учительнең «Матильда» фильмын төшерүдә катнашкан Валерий Севастьянов та үз иҗаты турында сөйләр, дип көтелә.
Казан фестивалендә һәр ел нинди дә булса ачыш була, быел бу ачыш Иранда төшерелгән «Мөхәммәд пәйгамбәр» картинасы булыр, мөгаен.  Режиссеры Мәҗид Мәҗиди Казанга шәхсән үзе килер, дип көтелә. Ун ел дәвамында төшерелгән фильмда Голливудта эшләүчеләр дә катнашкан. Масштаблы әсәр Иран киносәнгатенең дәрәҗәсен тагын бер баскычка күтәрәчәк, ди белгечләребез.

Казан XII Халыкара мөселман кинофестиваленең  ачылу тантанасы 5 сентябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Җиде көн дәвамында барган форумның тантаналы ябылышы исә быел М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында булыр, дип көтелә. «XII Казан халыкара мөселман киносы фестивале дәүләт структуралары һәм партнерлар ярдәме белән генә узмый. Бу елдан фестивальнең үз меценатлары бар, – дип белдерә проектның яңа җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. – Фестивальгә Татарстанда танылган зур оешмалар җитәкчеләре булышлык күрсәтә. Мәсәлән,“Просто молоко” идарәче компания ҖЧҖ генераль директоры Марат Муратов ярдәме белән Казанга танылган совет һәм Россия театр, кино актеры, РСФСР халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Алексей Петренко («12», «Сибирский цирюльник», «Жестокий романс» һ.б. фильмнарда уйнаган) киләчәк. Шулай ук Республика кан бирү үзәге баш табибы Рамиль Тураев та фестивальгә легендар совет һәм Россия театр, кино актрисасы, РСФСР халык артисты Людмила Хитяеваны («Стряпуха», «Тихий Дон», «Поднятая целина» һ.б. фильмнарда уйнаган) чакырды. Меценатларның мөселман киносы фестивалендә катнашуын дирекция матур гадәткә әйләндермәкче була”.

Россиядә Кино елы эгидасы астында узучы фестиваль фильмнарын күрсәтү мәйданчыклары саны артты. Бәйге, бәйгедән тыш һәм параллель программалар «Родина», «Мир», «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексы кинотеатрларында узачак. «Родина», «Мир» кинотеатры залларында фильмнарны бушлай карарга мөмкин булса, «Корстон»да керү түләүле булачак.

Борынгы риваятьләр бәян иткәнчә, Хан кызы Казансу елгасына иелеп су алганда, үзенең алтын казанын төшереп җибәрә. Казанны карарга, дип суга иелгәч, үзенә бик матур, чибәр туташның текәлеп торуын күрә. “Күрегезче, нинди гүзәл кыз анда!” – дип оран сала ул. Визуаль сәнгать буларак, киноның чишмә башы түгелмени бу?!

Исегезгә төшерәбез, Казан мөселман кинофестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уздырыла.

Гүзәллек дөньясы аша бер-беребезне танырга, намус ирегебезне хөрмәт итәргә, иң мөһиме бер-беребезне яратырга өйрәтә торган кинофорум үз кинобызны да үстерергә ярдәм итсен иде.

“Интертат.ру” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*