tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мулла” фильмының беренче тизеры чыкты
“Мулла” фильмының беренче тизеры чыкты

“Мулла” фильмының беренче тизеры чыкты

“Мулла” фильмының иҗат төркеме тулы метражлы фильмның беренче тизерын тәкъдим итә. Нәфис фильм 2017 елның августында төшерелеп бетте. Бүгенге көндә драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләренең берсе буенча төшерелгән фильм эшләнеп бетеп килә.

Искәртеп узабыз: фильм нигездә республиканың Әтнә муниципаль районында төшерелде. “Мулла” – кино режиссеры Әмир Галиәскәровның тулы метражлы фильм өлкәсендә дебюты.  Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыевның икеләтә дебют: фильмда ул төп рольне башкарган һәм актерлар белән эшләү буенча режиссер сыйфатында да чыгыш ясаган. Ә рольләрнең берсенә танылган актер Марат Бәширов чакырылган.

“Мулла”ның төп актерлар составы –  ул театр артистлары. Фильм тамашачыларга бу елның язында тәкъдим ителәчәк. “Мулла” Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында да катнашачак.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә, шулай ук “АК БАРС” ГАҖ һәм “Илһам” Милли мәдәнияткә үсеш фонды теләктәшлегендә төшерелгән

http://mincult.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*