tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мүнчәли укулары”нда кемнәр чыгыш ясавы билгеле булды
“Мүнчәли укулары”нда кемнәр чыгыш ясавы билгеле булды

“Мүнчәли укулары”нда кемнәр чыгыш ясавы билгеле булды

28 июль көнне Чүпрәле районында унберенче тапкыр Мүнчәли укулары узачак. Район сайты хәбәр итүенчә,  чарага Ульяновск, Түбән Новгород, Самара, Пенза өлкәләреннән дин әһелләре, язучылар, галимнәр, артистлар, дәүләт эшлеклеләре чакырылган.

Бәйрәм иртәнге 09.00 сәгәтьтә авыл мәдәният йортында вәгазь укулар белән башланып китәчәк. Анда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Сәйдә абыстай Аппакова, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазьләр сөйләр, дип көтелә. Соңрак, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылганнан соң, барлык кунаклар корбан ашларыннан авыз итә алачак.

Төшке аштан соң, Мунчәли укулары – төп дини җыен узачак. Ул быел “Татар авылларын саклау һәм үстерүдә, авыл яшьләренең әхлагын күтәрүдә, рухи, дини кыйммәтләрнең мөһимлеге” дигән темага багышлана. Балалар өчен төрле дини эчтәлектәге бәйгеләр оештырылачак. Корьән аятьләре, сүрәләр укуда катнашкан һәр балага бүләкләр каралган.
Чарада  катнашучы ир-атларга түбәтәйдән, хатын кызларга яулыклардан, калфаклардан, дини киемнәрдән булу киңәш ителә.

Бәйрәмдә дини җырлар, мөнәҗәтләр белән чыгыш ясарга Чуваш Республикасының данлыклы “Мишәр” фольклор ансамбле чакырылган. Ә кичке якта мәйданда зур бәйрәм концерты булачак. Тамашачыларны татар эстрадасының яшь талантлы йолдызлары Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары Азат Абитов, Гелсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Айсылу Габдинова, танылган юморист Данир Сабиров үзенең иҗат төркеме белән ял иттерер, дип көтелә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*